Наил Мәһдиев Владимир Путинны Чаллыга кунакка чакырды
15 һәм 16 гыйнварда Мәскәүдә «Кече ватан - Россия көче» Бөтенроссия муниципаль форумы үтте.
Чара кысаларында РФ Президенты Владимир Путин муниципалитетлар башлыклары белән очрашты. Түгәрәк өстәлдә Чаллы мэры Наил Мәһдиев та катнашты.
Ул ил башлыгына автокаланың икътисадый торышы, сәнәгать предприятиеләре эшчәнлеге хакында сөйләде, КАМАЗ заводының җитештерү күрсәткечләре белән таныштырды.
«Ел нәтиҗәләре буенча автогигант 42 мең йөк машинасы җитештереп чыгарды. Хәрби операция шартларында илебезнең кораллы көчләрен транспорт белән тәэмин итү буенча да барлык бурычларны җиренә җиткереп үти», – дип белдерде Наил Гамбәр улы.
Шулай ук мэр шәһәр халкының авырлыкларга бирешмәвен, киресенчә, үзара ярдәмләшеп мәсьәләләрне хәл итүен ассызыклап үтте.
«Җирле хакимият һәм эшмәкәрләр сәнәгатькә бәйле бурычларны гына түгел, ә социаль әһәмияткә ия мәсьәләләрне дә бергәләп хәл итә. Махсус хәрби операциядә катнашкан ир-егетләргә, аларның гаиләләренә, әти-әниләренә бердәм төстә ярдәм күрсәтә», – диде Чаллы башлыгы.
Чыгышы дәвамында мэр Россия Президентын автокалага кунакка да чакырды.
«Владимир Владимирович, минем Сезне үзебездә күрәсем килә. Бик яхшы сәбәп бар: 2026 елда беренче «КАМАЗ» чыгарылуга – 50, ә Чаллы шәһәренә нигез салынуга 400 ел тула. Бу ике истәлекле дата безнең өчен бик мөһим. КАМАЗ бит ул илебез байлыгы. Сезне кунакка көтәбез!» – диде Наил Мәһдиев.
Ил башлыгы аңа җавап итеп: «Чаллы – үзенчәлекле шәһәр. Ә КАМАЗ Россиянең генә түгел, дөнья автосәнәгате лидерларының да берсе әле», – диде. Шуңа бәйле рәвештә «КАМАЗ-мастер» командасының «Дакар» раллиенда күпсанлы җиңүләре турында да искә төшерде.
«Нәтиҗәле эшчәнлегегез өчен рәхмәт. Гомумән, Татарстанның да, Чаллының да уңышлары куандыра. Монда, әлбәттә, Сезнең һәм командагызның өлеше зур», – дип белдерде Владимир Путин.
Исегезгә төшерәбез, «Кече Ватан – Россия көче» бөтенроссия муниципаль форумы Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә «Россия» күргәзмәсе кысаларында узды. Анда барлыгы 35 мәйданчык эшләде, алар 700 спикерны һәм 7,5 меңнән артык катнашучыны берләштерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев