Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев 10 нчы мәктәп территориясендә шугалак ачты

0 нчы мәктәп территориясендә шугалак ачу тантанасы булды.

Комсомол районының ел саен үткәрелә торган «Кышкы уеннар» спорт-гаилә бәйрәме, гадәттәгечә, район мәктәпләреннән гаилә командаларын җыйды. Ярышлар Чаллы хоккейчыларының күрсәтмә чыгышлары белән башланды. «Чаллы» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең яшь спортчыларын һәм ярышларда катнашучыларны шәһәр мэры Наил Мәһдиев сәламләде. «Без бүген бирегә 10 нчы мәктәп белән бер зур гаилә булып яхшы гаилә бәйрәме үткәрү өчен җыелдык. Тирә-юньгә күз салыгыз әле, янәшәдә генә әнә гасырлык наратлар үсә. Соңгы елларда без әлеге микрорайонда ике балалар бакчасы ремонтладык, спорт мәйданчыгы ясадык, юлларны киңәйттек. Әйдәгез, болар өчен шатланыйк. Без 2019 елны да шатланып көтеп алыбыз. Барыгызга да яхшы кәеф телим. Бүгенге ярышларда иң көчлесе җиңсен!» ,- дип ярышларга мэр старт бирде. «Күңелле стартлар» форматында узган ярышларда 13 гаилә командасы катнашты.Спорт чарасының төп оештыручылары - Комсомол районы хакимияте ярдәме белән «Жилкомсервис» идарәче компаниясе һәм 10 нчы мәктәп администрациясе. 

 

http://nabchelny.ru/news/34827

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X