Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: “2020 елда табышлар күп булды”

Коронавируска бәйле вәзгыять Чаллыда катлаулы, әмма ул контрольдә.

Наил Мәһдиев: “2020 елда табышлар күп булды”

“Безнең Татарстан” сайтында шәһәр хакиме Наил Мәһдиев белән турыдан-туры элемтә булды. Хаким социаль челтәрләрдән кергән сорауларга җавап бирде. Аңа 500дән артык мөрәҗәгать һәм сорау килде. Алар арасында шәһәр өчен актуальләре дә, хаким компетенциясенә кермәгәннәре дә байтак иде. Газета укучыларыбызга мөһим сорауларга хаким биргән җавапларны тәкъдим итәбез.

  • Наил Гамбәрович, халыктан 500дән артык сорау керде. Бу Казанлыларга караганда 2 тапкыр кимрәк. Бу нәрсә белән аңлатыла?
  • Бу - Чаллы халкының башкаланыкларга караганда активрак, максатчан, шәһәр пробелмаларына битараф булмаганлыгын күрсәтүче фактор.
  • 2020 елдагы табышларыгыз?
  • Чаллы – Россиянең иң эре сәнәгать шәһәре.  2020 ел катлаулы булса да, икътисад предприятиеләре уңышлы эшли. Илебезнең милли горурлыгы булган “КАМАЗ”да җитештерү кимемәде. Автогигант табышка эшләде. Башка җитештерү предприятиеләрендә дә күрсәткечләр яхшы. Быел шәһәрдә 15 миллирад сумлык инвестиция җәлеп ителде.(Шәһәр казнасы 10 миллирад сум тәшкил итә). 6000 өстәмә, яңа эш урыны булдырылды. Чаллыда эш бар. Кемдер - 250 мең, кемдер 20 мең хезмәт хакы ала. Бу белгечнең һөнәри яктан осталыгына, белеменә һәм тырышлыгына бәйле. Узып баручы елда Чаллы татар дәүләт драма театрының яңа бинасы, 3 спорт объекты, балалар бакчалары, мәктәпләр төзелде, тиздән 2 миллиард сумнан артык бәягә онкология үзәге файдалануга тапшырылачак, юллар төзекләндерелде. Россия буенча үткәрелгән сораштырулар Чаллы шәһәренең юлларның сыйфаты буенча илдә иң яхшы бишлеккә  керүен күрсәтте. Россиядәге 80 ТОСЭР арасында Чаллы беренче урында. 5 елда 16 миллиард сумлык инвестиция җәлеп ителде, 39 яңа завод ачылды. Хәзер Чаллы автокала гына түгел, бездә суыткычлар, телевизорлар һәм башка тормыш-көнкүреш яраклары да җитештерелә.
  • Коронавируслы елда югалтулар булдымы?
  • Әлбәттә, бу вирус безне дә читләтеп узмады. Пандемия безнең өчен кадерле булган кешеләрне алып китте, кайбер кече эшмәкәрлек предприятиеләре ябылды. Болар барысы да кешеләрнең язмышына тискәре йогынты ясады.
  • Шәһәр халкын зур автобуслар мәсьәләсе борчый. Бу юнәлештә ниләр эшләнә?
  • Маршрутларга зур автобуслар чыгару – безнең өчен иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Шуңа күрә бу юнәлештә максатчан эш алып барабыз. Ел ахырына кадәр тагын 10 “МАЗ” автобусы кайтачак, аннары Мәскәүдән 40 автобус көтәбез. Бүгенге көндә шәһәр урамнарында 400дән артык “Газель” йөри...  2021 елның беренче кварталында бу мәсьәләне тулысынча хәл итәрбез дип уйлыйм.
  • Трамвай маршрутларын озынайту буенча яңалыклар бармы?
  • 2021 елда Мәләкәс аръягында 16 километрлы трамвай юлы төзелә башларга тиеш, 2022   ел башында 23, 63, 65, 69 нчы бистәләргә трамвай юллары төзелер дип уйлыйбыз. Аннары Королев-Чулман-Беляев проспектларыннан да экологик яктан чиста транспорт өчен юллар төзеләчәк. Трамвайга ихтыяҗ зур.
  • Шәһәрдә машина кую урыннары буенча да сораулар бар...
  • Киңәш бирүчеләр күп, әмма бу өлкәдә безгә мәдәниятлелек җитми дип уйлыйм. Чөнки машина кую урыннары 60-70% кына тулган. Машина кую урыны юл аркылы гына булса да, кешеләр аларның машиналары ишек алдында торырга тиеш дип саный. Бу дөрес фикер түгел. Без яңа 36, 63нче микрорайоннарда күпкатлы машина кую урыннары төзибез, чөнки транспорт саны арта. Халык моны аңларга тиеш.
  • “Тик-ток”тагы Мәһдиева фамилияле блогер сезнең туганыгыз түгелме?
  • Юк, фамилиядәшемнең эше уңышлы барса, миңа да күңелле.
  • Шәһәрдәге барлык буш урыннарга күп катлы йортлар төзиләр дип зарланалар...
  • Бездә төзелеш эшләре 2006 елдагы генераль план буенча алып барыла. 15-20 ел элек булган буш урыннар гомерлек түгел. Ул җирләрдә торак йортлар да, социаль объектлар да төзеләчәк. Быел 31 күп катлы йорт төзелде, 350 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылды. Бу эш дәвам итәчәк. Кешеләргә матур фатирлар, мәктәпләр, спорт объектлары да кирәк.  Мәсәлән, 52нче бистәдәге буш мәйданда боз сарае барлыкка килде.  Анда хәзер балалар шөгыльләнә.
  • Балалар бакчаларына, мәктәпләргә ихтыяҗ зурмы?
  • Әлбәттә. Шәһәр үсә, балалар саны арта. Соңгы 5 елда 20 балалар бакчасы, 4 яңа мәктәп төзелде. Мәләкәс аръягында икенче мәктәп төзеләчәк, поллилингвиаль мәктәп, “Мастеровые” рус драма театры, балалар бакчалары, Мәләкәс аръягында боз сарае төзү бурычы тора. “Газпром”да гына түгел, Татарстан Президенты, Россия һәм Татарстан хөкүмәтләре ярдәмендә Чаллыда да хыяллар тормышка аша. 
  • Чаллыда эпидемилогик хәл ничек? Яңа елны шәһәр халкы ничек бәйрәм итә?
  •  Коронавируска бәйле вәзгыять Чаллыда катлаулы, әмма ул контрольдә. Яңа ел – гаилә бәйрәме. Шуңа күрә аны гаилә белән үткәрергә кирәк. Шәһәркүләм чаралар санитар таләпләр кысаларында, күбесе ачык һавада уза. Барлык чикләүләр үтәлсә, бәйрәм кешеләр өчен күңелсез тәмамланмас дип уйлыйм. Шәһәр халкын яңа ел белән котлыйм. Барыбыз да сәламәт булыйк, предприятие һәм оешмалар уңышлы эшләсен, Чаллы чәчәк атсын.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев