Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев 48/20 йортында бара торган ремонт эшләре белән танышты

“Бер нәрсә дә җитәр-җитмәс булмаячак. Заманча йорт төзелешенә кагылышлы бар шартларны үтибез", - диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев газ шартлаган 48/20 йортын караганда.

Төзекләндерү эшләре өчен аванс - башлангыч этапка 10 миллион сум акча инде бүлеп бирелгән. Киләчәктә тагын 70-80 миллион сум акча кирәк булуы ихтимал, диде мэр. Зыян күргән фатирлар тулаем төзекләндереләчәк, дип белдерде ул. Биредә заманча җылыту җиһазлары, вентиляция кулланыла. Һәр фатирда ишекләр, тәрәзәләр, тарттырылган түшәмнәр урнаштырылачак. Йорт җиһазлары, суыткычлар, кер юу машиналары, телевизорлар сатып алына. Хәзер әлеге йортта җылыту системасы яңартыла. Шартлауга кадәр анда 70-80нче елларда куелган чуен батареялар торган.
Икенче атнада биредә җылылык биреп, эчке эшләргә керешәчәкләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига