Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: «Эпидситуация катлаулы, йомшарырга ярамый»

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда 3 175 лабораториядә расланган коронавирус йогышының очрагы теркәлгән, бу күрсәткеч республика күрсәткеченнән 5,5%ка түбәнрәк. 1910 кеше дәваланган.

1 111 кеше медицина күзәтүе астында, 9 меңнән артык кеше исәптән төшерелгән.
Роспотребнадзор идарәсенең Чаллы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев хәбәр иткәнчә, хуҗалык итүче субъектларда эпидемиягә каршы чараларның үтәлешен контрольдә тоту дәвам итә. Сәүдә челтәрләре, сәүдә предприятиеләре, җәмәгать туклануы нокталары, сәнәгать предприятиеләре, медицина оешмалары тикшерелә. Бер атна эчендә 15 объект тикшерелгән. Моннан тыш, чит илләрдән килүчеләрнең агымы да контрольдә тотыла.
Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев билгеләп үткәнчә, вакцинация темплары арта. Көн саен шәһәрдә 1,5 меңгә якын кеше прививка ясый.
Шәһәргә барлыгы 112 845 доза вакцина кайткан, беренче компонент белән 104 260 кеше прививка ясаткан, икенчесе белән – 77 708. Вакцинация яшәү урыны буенча поликлиникаларда, «Омега» сәүдә үзәгендә үткәрелә, шәһәр предприятиеләрендә күчмә бригадалар эшли.
«Эпидситуация катлаулы, йомшартырга ярамый, - дип билгеләде шәһәр мэры Наил Мәһдиев. - Юкка гына 5 нче шәһәр хастаханәсе коронавирус авыруы белән эшләү режимына кабат әйләнеп кайтмады. Ике юл бар: авырырга яки прививка ясатырга. Шәһәр халкы өчен шартлар тудырылган, шәһәргә вакцина кайта».

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшлекле дүшәмбе