Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: «Ишегалды язмышы – халык кулында»

Быел Чаллыда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 88 ишегалды ремонтланган. Эш нәтиҗәләре турында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, иң беренче булып асфальт-бетон өслекләренең сыйфаты Техник инвентаризация бюросы тикшерүе нәтиҗәсендә канәгатьләнерлек түгел дип табылган 2014 елга кадәр төзелгән күп фатирлы йортларның ишегаллары һәм  Татарстанда тормышка ашырыла торган башка ремонт программалары буенча асфальт катламы яңартылмаган ишегаллары төзекләндерелә башланды.   
Барлык ишегалды киңлекләре комплекслы рәвештә карала, ишегалларны төзекләндерү схемалары халык белән килештерелә.
«Беренчедән, җәяүлеләр хәрәкәте юллары өйрәнелә – ул подъезддан чыгу, кая һәм нинди юллар буенча бару, ишегалдын ничек кисеп чыгу, җәмәгать транспорты тукталышына ничек эләгү һәм микрорайонның башка җәлеп итү нокталарына таба ничек баруны күздә тота. Икенчедән, проектлаганда балалар зоналары куркынычсызлыгын тәэмин итәргә кирәк. Баланың балалар мәйданчыгына, балалар бакчасына, мәктәпкә һ.б. кайсы юллар белән барганын өйрәнергә кирәк. Шулай ук схемаларда ишегалдын якын-тирә урамнар һәм юллар белән тоташтыру исәпкә алына», - дип аңлатты Илья Зуев.   
Программа кысаларында 1 725 парковка урыны төзекләндерелгән, 3 565 данә урам җиһазлары, 1 324 эскәмия, 1 266 чүп савыты, 667 ярымсфера урнаштырылган. Яшел үсентеләр максималь рәвештә сакланган, тар юллар киңәйтелгән, гамәлдәге юллар һәм тротуарлар катламы яңартылган.
«Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр тәмамланганнан соң, урам җиһазлары һәм кече архитектура формалары гомумйорт милкенә күчә, хезмәт күрсәтү белән идарәче компанияләр шөгыльләнә.
Наил Мәһдиев чаллылыларны гомумйорт милкенә сакчыл карарга чакырды: «Без биш ел эчендә төзекләндерергә ниятләгән 683 ишегалдының ике йөздән артыгы ике ел эчендә яхшы хәлгә китерелде. Әлбәттә, без моны зур уңыш дип саныйбыз. Бүгенге көндә идарәче компанияләрнең бурычы – халык белән бергә заманча матур, төзекләндерелгән ишегалларын карап тоту. Лаеклы хезмәт күрсәтергә кирәк, бу территориядә яшәүче балалар, гаиләләр уңайлылыгына файдаланырга кирәк. Бу ишегалларының язмышы – халык кулында, алар милекне, мәйданчыкларны ничек файдалансалар, алар шундый булачак та».   
Барлык төзекләндерелгән ишегалды территорияләре «Төзекләндерү картасы»на dvor.tatar. «Безнең ишегалды» программасы сайтында төшерелгән.  
Шәһәрнең һәр кешесе Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында беренче чиратта төзекләндерүгә мохтаҗ ишегаллары өчен тавыш бирә ала. 2022 елга әлегә 81 ишегалды территориясен төзекләндерү билгеләнгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшлекле дүшәмбе