Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев «Мастеровые» театры төзелешен бәяләде

Чаллы мэры Наил Мәһдиев «Мастеровые» рус драма театрының яңа бинасы төзелеш мәйданчыгында булды. Хәзерге вакытта объектта түбә ябу буенча эшләр тәмамланган, бинаны герметизацияләү һәм вентиляция системасын урнаштыру эшләре бара.

«Чаллы халкының күп буыннарының хыялы – чын театр. Яраклашкан бинада урнашкан театр түгел. Безнең татар драма театры озак елларга Автозавод райкомы бинасында урнашты. Без аны реконструкцияләнгән яңа бинага күчерә алдык, бу 1,4 млрд сумга төште. Бу театр кыйммәтрәк. Әлеге объектлар гасырларга төзелә. Биредә Чаллы шәһәренең заманча тарихы языла», - дип билгеләде Наил Мәһдиев.
Театрның дүрт катлы бинасын төзү белән Илнар Гайсин җитәкчелегендәге «Евростиль» төзелеш компаниясе шөгыльләнә. Исегезгә төшерәбез, эшләр узган елның ноябрендә башланган иде.
Бина хай-тек стилендә эшләнеләчәк. Административ һәм хезмәт биналарыннан тыш, театрда фото остаханәсе, тавыш яздыру студиясе, кече һәм зур заллар, күргәзмә залы, кафе, балалар бүлмәсе, видеотека һәм архив урнашачак.
«Компания төзүчеләре эшли белә. Алар инде үз исемнәрен шәһәр тарихына лаеклы хезмәтләре белән язып куйганнар. Бүген алар алдында мөһим мәдәният объекты төзү бурычы тора. Завод һәм шәһәр төзелеше вакытында йөк машинасын кыска вакыт эчендә чыгару бурычы куелган иде, һәм алар аны бик яхшы башкарып чыктылар. Шәһәр эшләү һәм яшәү өчен уңайлы булсын өчен, бүген без театрлар, спорт корылмалары төзергә тиеш. Яр Чаллыда барлыкка киләчәк театр функциональ бина гына түгел, ул, һичшиксез, шәһәрнең бизәге дә булачак».
Театр 492 урынга исәпләнгән, шулай ук 100 урынга исәпләнгән икенче залы бар.
Театр бинасы Чулман проспектында 59 нчы «Адымнар» полилингваль гимназиясе, Тантаналар сарае янында урнашачак.
«Мастеровые» киләсе театр сезонын яңа заманча бинада ачар дип планлаштырыла.

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзелеш