Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев «Саулык» савыктыру комплексында балаларның ялын оештыруны тикшерде

Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев үз эченә «Кояшлы», «Крылатый», «Звездный» балалар лагерьларын алып торган «Саулык» савыктыру комплексында булды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов һәм башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов белән бергә ул комплекс территориясендә җәйге ял оештыруны карады. 
Әлеге комплекс бер сменада гына да 2 000 кеше кабул итә ала. Җәйге чорда биредә барлыгы 7 меңгә якын бала ял итә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу Идел буе федераль округында бер үк вакытта шундый санда балалар кабул итә ала торган бердәнбер комплекс.
Төп лагерьлардан тыш, монда профильле лагерьлар да урнашкан. Аларның берсе беренче тапкыр уздырыла – ул "Роза ветров" палаткалы лагере. Ял итүчеләрнең күпчелеге – Яр Чаллы балалары, Казаннан да килүчеләр бар.
Кунакларга балалар һәм вожатыйлар яши торган палаткаларны да күрсәттеләр. Аларда аерым йокы урыннары һәм шәхси әйберләр өчен махсус комод та бар. 
Шулай ук Наил Мәһдиев һәм Илдар Шамилов спорт һәм уен мәйданчыкларын, лагерьның актив чаралары барган баулы шәһәрчекне дә карадылар. 
Шулай ук Наил Мәһдиев һәм Илдар Шамилов "Крылатый" лагеренда булдылар. Монда алар вожатыйлар, егетләр белән аралаштылар һәм ашамлыкларның сыйфатын тикшерү өчен аш бүлмәсенә керделәр.

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: детский лагерь