Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев «Үсеш» сәнәгать паркы эшмәкәрләре белән очрашты

Шәһәр мэры «Үсеш» сәнәгать паркының җитештерү мәйданчыкларын карап чыкты. Хәзерге вакытта биредә 18 резидент урнашкан, парк территориясе 24 гектарны тәшкил итә.

Экскурсия сәнәгать паркының тәүге резидентларыннан берсе булган «Трак Плэнет» предприятиесеннән башланды. Биредә КАМАЗ һәм УРАЛ шассилары базасында йөк автомобильләре җыялар һәм аны кулланучыларга кирәкле өстәмә опцияләр белән җиһазлыйлар.
Җитәкче Алексей Рязанов мэрга алтын ташу өчен махсус машинаны күрсәтте.
Наил Мәһдиев шулай ук бухгалтериядә, җитәкче кабинетында, сату бүлегендә булды һәм хезмәткәрләр белән аралашты.
Алга таба ул «Луч» компаниясенең җылылык генераторлары һәм казаннар җитештерүе белән танышты.
1000 кВт егәрлекле контейнер җылылык генераторлары түбән температура шартларында эшләү өчен билгеләнгән. Чаллы компаниясенең кулланучылары - «Лукойл», «Татнефть», «Уралмаш» кебек компанияләр.
Сәнәгать паркының киләсе резиденты - «ПромСтройГрупп», ул дүрт ел дәвамында металл эшкәртү тармагында импорт процессын гамәлгә ашыра. Мәсәлән, компания директоры Марат Әхсәнов предприятиедә кыска вакыт эчендә детальләр эшләнүе турында сөйләде, мондый детальләр Италия яки АКШтан шактый озак кайта икән.
«Россиядә биметалл җитештерү үсмәгән. Без корычтан ясыйбыз, өстен махсус катлам белән каплыйбыз, шомартабыз һәм кулланучыга тапшырабыз. Чит илләрдән бу детальне дүрт ай көтәләр, мин аны ике атна эчендә эшлим. Дүрт-биш ай, кайчагында бер ел көтәргә кирәк очракларда, без ай дәвамында эшләрне башкарып чыгабыз. Безгә Себер, Мәскәү, Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән сораулар бар. «Казаньоргсинтез» шулай ук безнең кулланучыбыз», – дип аңлатты Марат Әхсәнов һәм предприятиедә егермеләп кеше эшләвен әйтте.
Аннары мэр техник крахмал җитештерү буенча «Техностройинжиринг» предприятиесендә булды. Техник модификацияләнгән крахмал гипсокартон җитештерүдә, бораулау эретмәләрендә һәм башка максатларда кулланыла. 
Алга таба Наил Мәһдиев «Айрон» предприятиесендә ныгытма эшләнмәләр җитештерелүен, шулай ук «КМД НЧ» предприятиесендә автокомпонентлар җитештерелүен карап чыкты. Компания метизларның киң ассортиментын чыгара.
Шуннан соң шәһәр хакиме шәһәрнең сәнәгать паркларының идарәче компанияләре җитәкчеләре белән сөйләште. Очрашуда индустриаль мәйданчыкларга ярдәм итү буенча федераль һәм республика чаралары турында фикер алыштылар. Эшмәкәрләр  паркның II чираты территориясендә парковка булдыру, сәнәгать зонасына автобус маршрутын оештыру кебек үзләрен кызыксындырган сорауларын да бирделәр.
«Монда мин бик күп кызыклы предприятиеләр күрдем. Парк үсешендә алга китеш сизелә. Шәһәргә мондый объектлар кирәк. Сезне борчый торган мәсьәләләрне бергәләп хәл итәчәкбез. Муниципаль юл эшләре программасына парковкалар мәсьәләсен кертергә кирәк, калган проблемаларны да хәл итәчәкбез»,  - диде мэр. 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшлекле сәфәр