Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев узып баручы елга йомгак ясады

Чаллы мэриясендә быел соңгы аппарат киңәшмәсе узды, аны шәһәр мэры Наил Мәһдиев үткәрде.

«Хөрмәтле хезмәттәшләр! Гадәттәгечә, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан без узып баручы елга йомгак ясыйбыз. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлау дәүләт дәрәҗәсендәге мөһим вакыйга булды. Чаллылылар, һәрвакыттагыча, гражданлык аңлылыгының югары дәрәҗәсен күрсәттеләр. Сайлауда катнашу 80гә  якын  процент тәшкил итте. 2021 ел Бөтенроссия халык санын алу елы буларак тарихка кереп калачак. Бу – Россиянең хәзерге тарихында өченче тапкыр халык санын алу. Без федераль дәрәҗәдәге чараларны лаеклы дәрәҗәдә оештырдык һәм уздырдык дип саныйм», - диде ул.
Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, Чаллы – 80нән артык милләт вәкиле яши торган күпмилләтле шәһәр. Халыклар арасында тынычлык һәм татулык – уңышлы социаль-икътисадый үсешнең һәм шәһәрдәшләрнең иминлегенең нигезе булып тора. Ул искә төшергәнчә, 2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы эгидасы астында узды, ә 2022 ел Россиядә Халык сәнгате һәм Россия халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы елы дип игълан ителде.
«Шәһәрнең социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре күрсәткәнчә, икътисадтагы вәзгыять акрынлап кризиска кадәрге дәрәҗәгә чыга. Без яңа шартларда эшләргә өйрәндек һәм билгеләнгән барлык төп планнарны тормышка ашырабыз. Бу безнең ил, республика җитәкчелеге ярдәме белән мөмкин булды», - дип ассызыклады Наил Мәһдиев һәм 2021 елда шәһәрнең социаль-икътисадый үсешенең төп күрсәткечләрен яңгыратты.
Әйтик, агымдагы ел бәяләвенчә, тулай территориаль продукт (ВТП) 276 млрд сум дәрәҗәсендә планлаштырыла. Тулай территориаль продукт структурасында сәнәгать иң зур өлешне – 34% алып тора.


Икътисад үсешенә безнең шәһәр төзүче предприятиебез – «КАМАЗ» ачык акционерлык җәмгыяте зур өлеш кертә.


Башка күп кенә сәнәгать предприятиеләре күләмнәрен арттырды һәм шәһәр икътисадына зур өлеш кертте.  


Шәһәр икътисадының торышы җәлеп ителгән инвестицияләр күләмен характерлый, ул ел нәтиҗәләре буенча 54 млрд сум күләмендә фаразлана. Шәһәр икътисадына кертелгән һәр бюджет сумына 5 сум шәхси инвестицияләр керә.Предприятиеләр инвестицион проектларны гамәлгә ашыруны дәвам итәләр.
2021 ел бәяләүләре буенча инвестицияләр үсеше «КАМАЗ» ААҖ, «С.П. Титов исемендәге Яр Чаллы картон-кәгазь комбинаты халык предприятиесе»Хезмәткәрләрнең ябык акционерлык җәмгыяте, «Челны Холод» ААҖ, «Агросила-Молоко» ҖЧҖ, «ДОМКОР» Махсуслаштырылган төзүче ҖЧҖ кебек предприятиеләрдә күзәтелә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшлекле дүшәмбе