Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: «Яр Чаллыга мондый финанс ресурсларның беркайчан да билгеләнгәне булмады»

Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев атналык аппарат киңәшмәсе барышында шәһәрнең яңа уку елына әзерлегенә йомгак ясады.

 Ул билгеләп үткәнчә, күп елларга беренче тапкыр Чаллыда бер вакытта ике гомуми белем бирү учреждениесе - Мәләкәс аръягындагы гимназия һәм Чулман проспектындагы полилингваль гимназия төзелде. Инвестицияләрнең гомуми бәясе 3 млрд сумнан артып киткән. Моннан тыш, август аенда өч яңа балалар бакчасы файдалануга тапшырылды, бу 600дән артык баланы урыннар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде.
«Яр Чаллыга мондый финанс ресурсларның беркайчан да билгеләнгәне булмады, - дип билгеләде шәһәр хакиме. - ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, шәһәрнең мәгариф системасы – илдә иң яхшыларның берсе. Бу - муниципалитетның, ата-аналарның, балаларның уртак эше. 6 ел эшләү дәверендә безнең команда 6 мәктәп һәм 20 балалар бакчасы төзи алды, бу бик яхшы нәтиҗә».
Мэр шәһәрнең белем бирү учреждениеләрендә укучыларның саны тигезсез бүленгәнен ассызыклады. Актив төзелә торган микрорайоннарда яңа мәктәпләр булдыру зарур - бу Замелекесье, 69 микрорайон, «Притяжение» районы. Бу районнарга яңа уку йортларын төзүне планлаштырганда аерым игътибар биреләчәк. Төзелештән тыш, шәһәрдә даими рәвештә балалар бакчалары һәм мәктәпләрне ремонтлау бара. Объектларда башкарыла торган эшләрнең күләме бик зур.
Наил Мәһдиев шулай ук Яр Чалллының мәгариф идарәсе җитәкчеләренең игътибарын мәктәпләрдә дә, балалар бакчаларында да балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлтте. «219 млрд сум безнең учреждениеләрне техник чаралар белән тәэмин итүгә бүлеп бирелгән иде, якын арада бу мәсьәләне ябарга кирәк – якын арада җиһазлар белән тәэмин итү һәм урнаштыру эшләре башкарылырга тиеш», - дип өстәде шәһәр мэры.
Яңа уку елына кадәр Яр Чаллыда республика программасы буенча 10 азык-төлек блогы ремонтланган, мәктәпләрдә мебель алмаштырылган. Шәһәр мэры 1 нче сентябрь алдыннан белем бирү учреждениеләрендә булды, эшләрнең ни дәрәҗәдә сыйфатлы башкарылуын тикшерде һәм әлеге программаның шәһәргә кирәклеген билгеләп үтте. Өстәвенә, быел муниципалитет балаларны тукландыруга аерым игътибар бирә – башлангыч мәктәп укучыларыннан тыш, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм күп балалы гаилә балалары да бушлай туклана.

 http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: атналык киңәшмә