Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ничек ел буе акчалы булырга? 

Сыналган халык киңәшләре ярдәм итә! 

Хезмәт хакыгызны күтәрү турында сөйләшәсегез килсә, җитәкчегез янына теләсә кайсы көнне кермәгез. Белгечләр ышандыруынча, җитәкчедән хезмәт хакын күтәрүне сорау өчен иң яхшы көн – чәршәмбе. Ә башка көнне нәтиҗә булмаячак икән. 

Беркайчан да хезмәттәшләрегезгә сишәмбе көнне бурычка бирмәгез, дүшәмбе бурычка алмагыз. Кич бурычка бирмәгез дә, алмагыз да. 

Тишек кесәле киемдә йөрмәгез, акчагыз булмас. Яз көне кышкы киемегезне шкафка алып куйганда аның кесәләренә эре кәгазь акчалар салып чыгыгыз, икенче кышка кадәр акчалы булырсыз. 

Акча букчагыз беркайчан да буш булмасын. Эчендә тәртип булсын. 

Җиңел юл белән акчалар килеп керде икән, мәсәлән, лотереягә оттыгыз яисә таптыгыз, аның бер өлешен мохтаҗларга бирегез. Җиһан сезне бу акчалар белән сыный. Әгәр аларны яхшы максатка файдалансагыз, керемнәрегез тагын да булачак! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев