Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

НЛОлар урлаган кешеләрнең тәненә кечкенә имплантантларны нигә урнаштырганнар?

Калифорния медицина колледжы профессорының элекке ярдәмчесе, доктор Лер чит планета вәкилләре белән контактлар турындагы хәбәрләргә бик ышанып бармаган. Хәер, фән әһелләренең күпчелеге шундый фикердә тора. Ләкин яңа хәл-вакыйгалар шаһиты булганнан соң, ул бу фикерен кискен үзгәрткән. "Хәзер миңа киресен кем дә булса исбатламыйча торып, мин аларның барлыгына ышанып яшәячәкмен," -...

Роджер Лер үзенең пациентлары тәненең төрле урыннарыннан бик сәер һәм серле алты имплантант алган. Хәзер аңа, Җир шарының төр­ле илләрендә үз тәннәрендә ниндидер чит әйберләр барлыгын да белмичә ничәмә кеше йөри икән, дигән сорау тынгы бирми. Чөнки үзләрен чит планета вәкилләре урлап алып кит­кән һәм кире Җиргә кайтарган дип исәп­ләүчеләр арабызда бихисап. Алар сөйләвенчә, без НЛО дип йөрткән җиһан корабларында бу сәер җан ияләре кеше­ләрне бик җентекле медицина тикшере­нүенә дучар иткән, тәннәре белән ниндидер хирургик манипуляцияләр ясаган.

Зур хөрмәткә лаек бер тикшеренүче-уфолог доктор Лерга чит цивилизация вәкилләренең бер хатынкайны урлау тарихын сөйләгәч, Роджер белән алар икәүләп әлеге ханымның рентген сурәт­ләрен карыйлар, ә анда, аягының баш бармаклары астында, ниндидер ят кечкенә металл әйберләр барлыгы күренеп тора. Ул әйберләр бәләкәй генә хирургия коралларын хәтерләтсә дә, бу хатынның моңа кадәр бервакытта да операция ясатмаганлыгы билгеле була. Доктор Лер бу очрак белән бик нык кызыксына башлый һәм әлеге әйберләрне операция ясап алырга әзерлеген белдерә.

Операциядән соң имплан­тант­ларның бөтен­ләй таныш булмаган материалдан эшләнгәнлеге ачыклана. Тегү энәсенә охшаган бу әйберләр энәдән дә нечкәрәк була, озынлыгы бер сантиметрга да җитми. Тыштан ул тыгыз кара-соры масса белән йөгертелгән, ул масса йомшак булса да, аны хирурглар операция вакытында хәтта сөякне дә кисә торган скальпель белән дә кисә алмаган. Доктор Лер әйтүенчә, утыз еллык хирургия практикасы дәвамында аңа кеше тәненнән бик күп нәрсәләр алырга туры килгән, әмма мондый әйбер белән беренче тапкыр очрашкан.

Бик озак баш ватканнан соң, әлеге предметларны шактый катлаулы табышмакларны да чишәргә туры килгән экспертлар лабора­ториясенә җибәрәләр. Белгеч­ләрнең заключениесе бик сәер була һәм бу табышмакка ахырына кадәр ачыклык кертә алмый. Ачыклануынча, теге масса, кара-соры япма эчтәге металл үзәк белән нык итеп тоташтырылган, ә ул үзәк, үз чиратында, ким дигәндә тагын ике дистәләп төрле металл элементлардан тора. Алай гына да түгел, имплан­тантларның кечкенә "мыеклары" да бар, болары, табиблар фаразынча, кешенең тире һәм мускулларындагы нерв очлары белән тоташтыручы булып торуы ихтимал. Медиклар тагын да аптырашта кала: чит планета вәкилләре тарафыннан урланган кешеләрнең тәненә бу имплантантларны ничек кертеп урнаштырганнар соң? Ул кешеләрнең тәнендә аларга кайчандыр операция ясалганлыгы турында сөйләүче бернинди җөй дә, эз дә юк бит!

Әлеге имплантантларны арытаба тикшерү максаты белән электроника өлкәсендә эшләүче белгечләргә дә күр­сәтәләр. Алар, әлеге әйберләрне электрон микроскоп астында өйрәнгәч, имплан­тантларның микросхемаларны хәтерлә­түен, кешелек дөньясының фәне әлегә үсешеп җитә алмаган технологияләр ярдәмендә ясалган җайланмага охшавын әйткән. Алар, имплантантлар, - биологик һәм электрон элементларның уникаль кушылмасы, ә аларны үзара ябыштыру ысулы җир йөзендә әле юк, дигәннәр.

Әлеге билгесез предметлар тирәсендә шау-шу кузгалгач, Роджер Лерның коллегалары, аны яклап: "Доктор Лер - үз өлкәсендә тел тидергесез абруйга ия хөрмәтле һәм ихтирамга лаек хирург. Ул иң заманча технологияләр белән эш итә һәм, сенсацион булса да, җентекле тикшерелмәгән тәҗрибәләр һәм тикшере­нүләр турында хәбәр итеп, үзенең һөнәри абруен шик һәм куркыныч астына куймас иде", - дип белдергән.

Доктор Лерның бу хактагы язмалары рәсми басылып чыккач, төрле медицина тик­шеренүләре үткәндә очраклы рәвештә генә үзләренең тәнендә дә ят предметлар барлыгы ачыкланган тагын берничә кеше аларны операция ясатып алырга теләген белдергән. Американың Көнбатыш Колумбия штатыннан Пэт Паринелло да озакламый Роджер Лерның пациенты булырга җыена, "Без бу имплантант­ларның чынлыкта нинди максатларга хезмәт итүен һәм аларның Җир кешеләре тәненә ничек урнаштырылуын ачыкларга тиеш", - ди ул.

Доктор үзе дә шундый фикердә, ачыкланган барлык имплантантларны да кешеләр тәненнән алырга кирәк, ди. Шунысы да аерым игътибарга лаек: доктор белдерүенчә, тәннәреннән әлеге чит предметлар алынган кешеләр зур җиңеллек тоя башлаган, өсләреннән ниндидер йөк төшкән кебек җиңел сулап куйган, үзләрен микроскоп астында тоткан кебек тойгылардан котылган.

Бер дә юктан гына түгел бу, җәмәгать, утсыз төтен чыкмый, ди. Сез дә аякларыгызны юганнан соңмы, мунча кереп чыккачмы, аяк бармакларыгызны капшаштырып карагыз әле. Ир белән хатын үзләре генә җентекләп карый алмаса, бер-берегезнекен капшаштырыгыз, ул имплантантлар бармакларда гына булмаска да мөмкин бит әле...

Данис Дәләтханов

http://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X