Новотроицк янында зур чүплек
Яңалыклар тасмасы

Новотроицк янында зур чүплек

Аның мәйданы 116 м² сузылган

Тукай районы прокуратурасы экологлар белән берлектә, Новотроицк янында 100 кв.м артык мәйданга сузылган, күләме 40 м³ җиткән чүплекне ачыклый. Чүп арасында – җиһазлар, пластик, пыяла ватыклары, металл калдыклары.  Экологлар авыл җирлеге башлыгына кисәтү җибәргән, прокуратура беркетмә төзегән.

Бу очракта чүплекне җыештыру җирле үзидарә җаваплылыгында. Бу эш тиз арада башкарылырга тиеш.


Нет комментариев