Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда хастәханә персоналы пациентның үлемен туганнарына хәбәр итмәгәннәр

Яр Чаллыда яшәүче 5нче хастаханәгә зарланган, анда аңа әбисенең үлүе турында берничә көннән соң гына хәбәр иткәннәр.

Константин Усихин сүзләренә караганда, аның әбисен 17 июньдә хастаханәгә салганнар. Табиблар пациентның телефонын алганнар һәм аның белән элемтәгә кереп булмаган. Көнгә ике тапкыр кирәк - яраклар, ашарга   алып килергә рөхсәт иткәннәр.

Әбинең хәле турында туганнары белә алмаган, чөнки госпитальгә керү тыела, ә телефонны анда алмыйлар яки өзеп куялар. 29 июнь көнне ир-атка танышы шалтыратып, әбинең 24 июньдә үк вафат булуын хәбәр итә.

«Бу мөмкин түгел, ул хастаханәдә ята һәм мин аңа кирәк яракларны китереп торам бит. Безгә табиблар шалтыратмады, — ди Константин танышына.

"26 июнь һәм 28 июньдә килдем, шулай ук әбигә су һәм ризыклар калдырып киттем. Хастаханә персоналы ничек шулай эшли ала? Мин ашау китереп йөрүне дәвам итәм , ә алар хәтта шалтыратмадылар һәм хәбәр дә итмәделәр. Димәк, мин өч көн табибларны ашаттым һәм эчерттем!",- ди ул.

Ир шулай ук госпитальдә аның туганын дәваланганнар микән дип  шикләнә. Бәлки аңа игътибар итүче дә булмагандыр.

Ир үлем турындагы таныклыкта 24 июнь һәм 16.55 сәгать  күрсәтелгән, дип аныклап үтте. Әбине 30 июньдә җирләгәннәр.

 

 

Чыгынак: Вечерняя Казань

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев