Чаллы предприятиесендә өченче вакцинаны ясаталар
Яңалыклар тасмасы

Чаллы предприятиесендә өченче вакцинаны ясаталар

«Сергей Титов исемендәге катыргы-кәгазь халык предприятие»се хезмәткәрләренең 94%тан артыгы вакцина ясатты

«Сергей Титов исемендәге катыргы-кәгазь халык предприятие»сендә коронавируска каршы ревакцинация ясый башладылар. 4нче шифаханәнең күчмә бригадасы предприятие хезмәкәрләренә өченче вакцинаны барып ясый. Ревакцинацияне 6 ай элек ковид белән авыручылар һәм прививка ясатучылар ала. Комбинатта коллективтагы кешеләрнең 94%тан артыгы вакцина ясатты.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


вакцина катыргыкәгазькомбинаты

Нет комментариев