Олимпийский тукталышы янында светофор урнаштырдылар
Яңалыклар тасмасы

Олимпийский тукталышы янында светофор урнаштырдылар

Алар аеруча җәяүлеләр өчен уңайлы.

Олимпийский тукталышы янында заманча светофорлар пәйда булды. Алар Автозавод проспектының ике як юлында да урнаштырылды. Җайланмалар аеруча җәүялеләр өчен уңайлы. Машина туктаганын хәзер озак көтеп торасы юк. Җәяүле төймәгә баскач, берничә секундтан светофорның яшел уты яна. 
Әлеге светофорларны машина йөртүчеләр дә уңайлы дип саный, чөнки светофор һәрчак эшләп тормый. 

Мондый төр светофорлар шәһәрнең 5 проспектында урнаштырылды. ЮХИДИ хезмәткәрләре әйтүенчә, максаты бер – юл-транспорт һәлакәтләрен киметү. Светофорлар тагын Яр Чаллы проспектында “4нче шифаханә”, Яшьлек проспектында “Балалар шифаханәсе” һәм Чулман проспектындагы “Ильдар Мәннанов” тукталышында урнаштырылачак. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


юллар светофор

Нет комментариев