Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Өлкән буын чаллылылар КФҮтә бушлай консультацияләр ала алачак

1 октябрьдә 9:00дан 14:00 сәгатькә кадәр Яр Чаллының «Минем документлар» үзәк офисында пенсионерлар өчен түләүсез консультация узачак.

1 октябрьдә 9:00дан 14:00 сәгатькә кадәр Яр Чаллының «Минем документлар» үзәк офисында пенсионерлар өчен түләүсез консультация узачак. Пенсия фонды, салым хезмәте, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының әйдәп баручы белгечләре пенсияләрне билгеләү, яңадан исәпләү, социаль пособиеләр һәм субсидияләр түләү, ташламалы салым салу объектларын сайлау, милек, җир, транспорт салымнарына ташламалар бирү мәсьәләләрен хәл итәргә булышачак. Акция барышында өлкән буын кешеләренә шулай ук электрон сервисларны үзләштерергә ярдәм итәчәкләр, алар ярдәмендә мөстәкыйль рәвештә исәп-хисап ясарга яки кирәкле мәгълүматны соратып алырга мөмкин. Шулай ук бу көнне КФҮтә үзмәшгульләр статусын алу мәсьәләләре буенча консультация узачак.

Яр Чаллының Үзәк күпфункцияле үзәге Яңа шәһәр, Кол Гали бульвары, 25Е адресы буенча урнашкан.

 

 

 

 

http://nabchelny.ru/news/38145

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев