Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Онкология диспансеры ачылды.

Яңа үзәк гыйнвар уртасында авыруларны кабул итәр дип планлаштырыла.

Шәһәребездә яңа медицина үзәге - онкология диспансеры ачылды. Беренче булып сәламәтлек саклау учреждениесен журналистлар карады. Әлегә бу - техник ачылыш, биредә авыруларны яңа елдан соң кабул итә башлаячаклар,  ди баш табиб. Биредәге заманча җиһазлар чирне тиз арада ачыклап, дәваларга мөмкинлек бирә. Казандагы Республика клиник онкология диспансерының Чаллы филиалы буларак эшләячәк онкология үзәге сырхауханә, хирургия, химиотерапия һәм паллиатив ярдәм бүлекләреннән тора. Сырхауханә елына 100 мең кешене кабул итә алачак. Биредә Татарстанның тугыз районына  югары квалификацияле ярдәм күрсәтеләчәк. 

Бүгенге көндә Чаллыда 16 меңгә якын кеше онкология авырулары белән чирли. Ел саен 2 меңгә якын кешегә яман шеш диагнозы куела. 

 

Онкоүзәкнең баш табибы Алмаз Хаҗиев әйтүенчә, яңа диспансерга 1,7 миллиард сумлык җиһазлар урнаштырылган. Заманча технологияләр анализ үткәрү, диагноз кую вакытын киметергә, хәтта аларны бер көн эчендә башкарып чыгарга мөмкинлек бирәчәк. Элегрәк биоматериалларны тикшерүгә генә дә 10-14 көн кирәк булган.  Яңа үзәк гыйнвар уртасында авыруларны кабул итәр дип планлаштырыла.

Зөлфия ФОАТОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев