ОСАГО алу үзгәрә
Яңалыклар тасмасы

ОСАГО алу үзгәрә

Хәзер аны интернет кушымта аша

Россия автомобильчеләре ОСАГОны маркетплейслар аша сатып алу мөмкинлегенә ия булды. Бүгенге көннән илдә «транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминләштерү турында»гы законга төзәтмәләр үз көченә керде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Финанс платформасы аша сатып алынган полисның бәясе иминият компаниясенең рәсми сайтындагы бәясе кебек булачак, маркетплейс рәсмиләштерү өчен комиссия алмаячак. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев