Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ОСАГО полисы кыйммәтләнде

Машина йөртүчеләрнең баш бәласе артты. Апрель уртасында автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) полисы кыйммәтләнде.

Анысын да тиз генә алам димә. Полис сатучылар үз тормышын да иминиятләштерергә мәҗбүр итә. Дөрес, түрәләр моны законсыз ди. Тик каршы як та бирешергә җыенмый. Аларны бәя арту да туктатмый, 50 мең сум күләмендә штраф та куркытмый хәтта. Ә автомобиль хуҗасына нишләргә?

Мәгълүм булганча, быелның 12 апреленнән Россиядә ОСАГО полисының төп тарифы 40 процентка кыйммәтләнде. Моңа өстәп, иминиятләштерүче оешмалар үзләре бәяне тагын 20 процентка кадәр күтәрә ала. Бүген җиңел машина хуҗаларына төп тариф 3432 сумнан 4118 сумга кадәр тәшкил итә. Полис бәясен исәпләп чыгару өчен әле сумманы җирле коэффициентка тапкырларга кирәк. Апрельдән илнең төрле төбәкләрендә бу күрсәткечләр дә үзгәрде. Татарстанда исә бу күрсәткечкә тимәделәр. Чаллыда ул - 1,7, Казанда - 2, Әлмәттә, Яшел Үзәндә һәм Түбән Камада - 1,3, ә Алабугада 1,2 тәшкил итә. Гади итеп әйткәндә, башкалада, мәсәлән, автомобиль хуҗаларына полис бәясен 6 мең 864 сумнан исәпли башлаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев