Өйдә күңелсез булмаячак: Татарстанның театрлары һәм музейлары онлай режимда эшли башлый
Яңалыклар тасмасы

Өйдә күңелсез булмаячак: Татарстанның театрлары һәм музейлары онлай режимда эшли башлый

Төрле күңел ачу урыннары ябылганлыктан, күп кенә кешедә вакытны ничек кызыклы һәм файдалы итеп уздыру турында сорау тумый калгандыр.

Татарстан халкына ял атнасында күңелсезләнергә туры килмәячәк, чөнки театрлар һәм музейлар онлайн эш режимына күчәчәк.

Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та инстаграмда хәбәр итте.

– Театрлар һәм музейлар да онлайн. Өйдә күңелсез булмаячак. Афиша Татарстан Мәдәният министрлыгы сайтында, — дигән ул.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев