Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Өйдә ясалган битлекләр коронавирустан саклыймы?

Соңгы араларда битлекләргә ихтыяҗ кимеми. Аны даруханәләрдә табармын димә.

Шуңа күрә үзең тегеп киюдән дә яхшысы юк. Хәер, битлекне күп итеп тегеп, сатып акча эшләп калырга тырышучылар да аз түгел. Ул битлекләрнең тукымасы да, бәясе дә төрлечә: 150 – 250, хәтта 400 сумлыгын да очратырга мөмкин. Аны үз кулың белән теккәндә нәрсәгә игътибар итәргә?

– Ул табигый тукымадан тегелгән булырга тиеш, чөнки калын, синтетик материал аша сулыш алу кыенлаша. Без, медицина хезмәткәрләре, электән дүрт катлы марлядан тектек, эченә мамык тыгасы түгел, – ди табибә Гөлзада Корнилова. – Аны тегүнең дә җае бар, беренчедән, яссы булмасын, урта өлештә өч җирдә бөреп сырлар калдыралар. Шул бушлык аша һава иркен йөри. Битлек ияктән алып, борынны тулысынча капларга тиеш, күз тирәсе генә ачык кала.

Даруханәдә сатылган битлекләрне ике-өч сәгатьтән яңага алмаштыралар. Тукымадан, марлядан тегелгәннәрен өч сәгать саен юып, ике яктан да яхшылап үтүклиләр. Тын юллары вируслы чирләре белән авыручылар күп булган вакытта битлекне бөтен кешегә дә кияргә киңәш ителә: сырхауга да, аның якыннарына да.

 

 

Фото: kazan.kp.ru

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X