Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Өзлегүчеләр юк

Вак­ци­на яса­ту­чы­лар ара­сын­да өз­ле­гү­че­ләр юк.

Вак­ци­на – нә­ти­җә­ле ча­ра

­Шә­һәр­дә яңа ко­ро­на­ви­рус ин­фек­ци­я­се­нә кар­шы вак­ци­на ясау дә­вам итә. Чал­лы­га 17 мең­нән ар­тык  до­за “Спут­ник V” вак­ци­на кай­та­рыл­ган. Алар­ны ши­фа­ха­нә­ләр­дә ал­дан язы­лу бу­ен­ча ясый­лар. “Бү­ген­ге көн­дә вак­ци­на­ның бе­рен­че ком­по­нен­ты -14 673, икен­че­се 9058 ке­ше­гә ясал­ган. Вак­ци­на яса­ту­чы­лар ара­сын­да өз­ле­гү­че­ләр юк. Ха­лык ара­сын­да аң­ла­ту эш­лә­ре алып ба­ры­ла. Ке­ше­ләр­гә уңай­лы бул­сын өчен вак­ци­на­ны пред­при­я­ти­е­ләр­дә, 12 март­тан “Оме­га” сә­ү­дә үзә­ген­дә дә ясый баш­ла­ды­лар. Вак­ци­на яса­ту өчен дә­ү­ләт хез­мәт­лә­ре пор­та­лы, ши­фа­ха­нә­ләр­нең ре­гис­т­ра­ту­ра­ла­рын­да, шу­лай  ук 122  бер­дәм фе­де­раль но­ме­ры­на шал­ты­ра­тып  язы­лыр­га   бу­ла”, - ди­де сә­ла­мәт­лек сак­лау ида­рә­се баш­лы­гы Алек­сандр Ни­ко­ла­ев мат­бу­гат кон­фе­рен­ци­я­сен­дә.

“Оме­га” сә­ү­дә үзә­ген­дә вак­ци­на яса­тыр­га те­лә­ү­че­ләр­не баш­та та­биб ка­рый. Би­ре­дә вак­ци­на яса­ту өчен бар­лык шарт­лар да ту­ды­рыл­ган. “Ко­ро­на­ви­рус” ин­фек­ци­я­се­нә кар­шы кө­рәш­тә вак­ци­на яса­ту бө­тен дөнь­я­да иң нә­ти­җә­ле ча­ра бу­лып са­на­ла. Шу­ңа кү­рә аның мас­са­кү­ләм иму­ни­тет бул­ды­ру­да әһә­ми­я­тен аң­лап, шә­һәр­дәш­ләр при­вив­ка ясат­сын­нар иде”, - ди җи­тәк­че.

11 март мәгъ­лу­мат­ла­ры бу­ен­ча Чал­лы­да ко­ро­на­ви­рус­ның ла­бо­ра­то­ри­я­дә рас­лан­ган

1 978 оч­ра­гы тер­кәл­гән. 100 мең ке­ше­гә 370,4 оч­рак ту­ры ки­лә. Әле­ге күр­сәт­кеч рес­пуб­ли­ка­ны­кын­нан  22,2% ка ким­рәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев