Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пациент бәдрәф янында берничә сәгать буе кычкырып үлгән

Екатеринбург шәһәренең бер дәваханәсендә пациент бәдрәф янында берничә сәгать кычкырып яткан. Әмма янына бер табиб та килмәгән, хатын шунда үлгән.

Мәрхүм булган 30 яшьлек Надежда Богданованың дәваханәгә ничек килеп эләгүе турында ире Антон болай дип сөйләгән: "Надежда 7 март көнне үзен начар хис итә башлады. Косты, эче авыртуына зарланды. Ашыгыч ярдәм чакыргач, панкреатит дип, шәһәр дәваханәсенә алып киттеләр. Беренче көнне терапия бүлегенә салдылар, ике төн кунгач, үлгән хәбәрен алдым.

Мин барганда гәүдәсе бәдрәф янында ята иде. Ул көчле авыртуларга түзә алмыйча гел кычкырган. Ә табиблар дәвалар урынга, аны юләргә санап, башка пациентларга комачауламасын өчен, палатадан коридорга чыгарганнар. Үлгәннән соң, башының бер ягы нык күгәргән икәнен күрдем, палатада ятканда койкасыннан егылып төшеп бәрелгән. Кычкырганы өчен аны акылга зәгыйфь дип уйлаганнар, көчле йокы даруы кадап йоклатканнар. Әгәр реанимациягә салган булсалар, хатыным исән калыр иде", - дигән Антон.


Хәзер бу хәл белән прокуратура шөгыльләнә, алар вакыйганың барлык нечкәлекләрен беләчәк. Тикшерүчеләр табибларның вафат булган хатынны ничек дәвалауларын, ни рәвешле ярдәм күрсәтүләрен ачыклаячаклар

 

 

Өмет газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев