Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Педагогика университеты «Литературная газета» белән килешүгә кул куйды

Килешү кысаларында Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты студентлары илнең иң борынгы әдәби һәм иҗтимагый-сәяси басмасы мәйданчыгында стажировка үтә алачаклар.

Хезмәттәшлеккә «Создатели могущества Державы» фәнни-гамәли конференциясе сәбәпче булды, ул тарих белгечлеге һәм филология өлкәсе студентлары өчен «Литературная газета»ның «Настоящее прошлое» проекты кысаларында оештырылган.
Нәтиҗәдә, килешүгә «Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты» ректоры Әлфинур Галиәкбәрова һәм «Редакция «Литературной газеты» генераль директоры Андрей Матвеев кул куйды.
Документ яңа мөмкинлекләр ача. Тарих-география һәм филология факультетлары студентлары «Литературная газета» редакциясе мәйданчыкларында стажировка үтә алачак, анда лекцияләр, мастер-класслар, газета хезмәткәрләре, танылган язучылар һәм тарихчылар вебинарлары оештырылачак.
Шулай ук тарихны саклау һәм аны бозуга каршы тору өлкәсендә уртак эш дәвам итәчәк. Түгәрәк өстәлләр, фәнни-гамәли конференцияләр, форумнар оештыру һәм үткәрү; укыту-тикшеренү проектлары өлкәсендә уртак эшчәнлек алып бару планлаштырыла.
«Редакция «Литературной газеты» генераль директоры Андрей Матвеев уртак эшнең үзара файдалы булачагын ассызыклады.
«Без хезмәттәшлек турында килешү имзаладык, ул төрле эшчәнлек спектрын күздә тота, шул исәптән үз эченә студентлар өчен иҗади әдәби стажировканы да кертә. Хәзер, чикләүләрне исәпкә алып, стажировкаларны дистанцион рәвештә үткәрәчәкбез, һәм алга таба стажировкалар әдәби журналистиканың чын онлайн-мәктәбенә әйләнер дип өметләнәбез. «Литературная газета» үз корреспондентлары челтәрен киңәйтү белән бик кызыксына. Без хәзер яхшы кызыклы материаллар әзерли алырлык талантлы яшьләргә мохтаҗ. Чаллы педагогика университеты – сыйфатлы һәм профессиональ белем бирүче федераль дәрәҗәдәге университет. Студентларның профессиональ әзерлеге безгә корреспондентлар челтәрен киңәйтүдә ярдәм итәр иде», - диде ул.  

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф