Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пенсия алу тәртибе үзгәрә

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2022 елның июленнән инвалидлыкка ия яки туендыручысын югалткан гражданнар, шулай ук эш стажы кечкенә булган кешеләр өчен бер тапкыр бирелә торган пенсия алу тәртибен үзгәртәчәк.

«Моңа 55 яшьтән узган хатын-кызлар һәм 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар керә», - диелә проектта.  Билгеләп үтелгәнчә, кагыйдәләр үзгәргәннән соң әлеге пенсияне түләүне сорап биш елга бер тапкыр гына кабат мөрәҗәгать итеп булачак. 
Яңа кагыйдәләр нигезендә, элеккеге хәрбиләр, Эчке эшләр, Оборона министрлыклары, прокуратура, Федераль иминлек хезмәте һ.б. структураларның хезмәткәрләре берьюлы ике пенсия алу мөмкинлегенә ия булачак. Моның өчен вакытыннан алда пенсия түләү хокукын бирә торган яшькә җитү зарур, кирәкле иминият стажы, шәхси коэффициентлар булырга тиеш һәм көч ведомствосы линиясе буенча тиешле еллар эшләгән өчен яки инвалидлык буенча пенсия алу мәслихәт.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация