Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пенсия фонды хәбәр итә (сораулар)

Сорауларга шәһәрнең Пенсия фонды җитәкчесе Эдуард Фәттахов җавап бирә.

— 1966 елда туган хатын-кыз ничә яшьтә пенсиягә чыга ала? Асия В. 
— 1966 елгы хатын-кызлар 58 яшьтә картлык буенча пенсия алу хокукын ия була. Пенсия 15 елдан да ким булмаган иминият стажы һәм 30 елдан да ким булмаган индивидуаль пенсия коэффициенты күләме булганда билгеләнә. 55 яше тулган хатын-кызның иминият стажы 37 елдан ким булмаган очракта, аңа картлык буенча иминият пенсиясе вакытынннан алда бирелергә мөмкин. Шул ук вакытта, 55 яшькә картлык буенча вакытыннан алда пенсиягә хокук билгеләү өчен, иминият стажына эш һәм (яки) башка эшчәнлек чорлары исәпләнә. Алар өчен РФ Пенсия фондына иминият кертемнәре һәм вакытлыча эшкә яраксызлык чорында мәҗбүри социаль иминиятләштерү буенча пособие алу чорлары исәпләнә.
— Мин шәхси эшмәкәр, ләкин эшкуарлык эшчәнлеген алып бармыйм. Эшкә сәләтсез затны тәрбияләүне үз өстемә ала аламмы? Михаил Н. 
— Мондый компенсацияне эшкә сәләтсез гражданнарны караучы эшләмәүче кешеләр алырга хокуклы. Эшмәкәрлек эшчәнлеге алып барылуга карамастан, шәхси эшмәкәрләр Пенсия фондына иминият взносларын түләүдән азат ителми. Шуңа күрә шәхси эшмәкәр эшләүче затның хокукый статусына ия. Димәк, аның айлык компенсацион түләү алу хокукы юк. 
— Мин 1966 елгы, дүрт бала анасы. Пенсиягә кайчан чыга алам? Светлана А. 
— Картлык буенча иминият пенсиясенә хатын-кызлар 60 яше тулгач чыга ала. Югарыда телгә алганча, 1966 елгы хатын-кызлар мондый мөмкинлеккә 58 яшьтә ия була.
Картлык буенча иминият пенсиясе дүрт бала тапкан һәм 8 яшь тулганчы аларны тәрбияләгән хатын-кызларга алдан билгеләнә. Иминият стажы 15 елдан һәм индивидуаль пенсия коэффициенты күләме 30 елдан да ким булмаган очракта, хатын-кыз 56 яшендә картлык буенча иминият пенсиясен алырга хокуклы була. 
— Ана капиталын нинди кредитларга юнәлтергә мөмкин? Алина
— Ана капиталын торак шартларын яхшыртуга юнәлтергә була. Аны кредит (займ) алганда яки түләгәндә беренчел взносны түләү өчен файдаланырга мөмкин. Тик әлеге кредит торакны сатып алуга яисә төзүгә алынган булырга тиеш. Башка максатларга алынган кредит яки заемны, ана капиталын белән каплап булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация