Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пенсия фонды хәбәр итә (сорауларга җаваплар бирәбез)

Сорауларга шәһәрнең Пенсия фонды җитәкчесе Эдуард Фәттахов җавап бирә.

Сорау: Мин эшләүче пенсионер, быел июль аенда хезмәт урынымнан киттем. Индексацияле пенсияне кайчан ала башлыйм? Татьяна Яковлевна
Җавап: Закон буенча эштән туктаган пенсионерларга пенсия суммалары, индексацияне исәпкә алып, эш яки башка эшчәнлек туктатылган айдан соңгы айның 1 нче числосыннан башлап түләнә. Пенсионерның эштән китүен, эш бирүче тарафыннан бирелгән мәгълүматлар нигезендә пенсия белән тәэмин итү органы ачыклый. Пенсияне яңача түләү турындагы карар, тапшырылган мәгълүматлар нигезендә икенче айда чыгарыла.  
Сез июльдә эштән киттегез. Августта сезнең иминиятче РФ Пенсия фондына июль аенда эшләгән иминиятләштерелгән затлар турында мәгълүмат тәкъдим итте.
Август аенда эшләү турындагы мәгълүматны эш белән тәэмин итүче сентябрьдә тәкъдим иткән очракта, октябрьдә пенсияне индексацияләү коэффициентларын исәпкә алып, 2021 елның 1 августыннан түләү турында карар чыгарыла.
Сорау: Пенсияне почтада түгел, ә банкта алырга телим. Моның өчен нишләргә кирәк? Юлия. 
Җавап: Пенсия түләү ысулын үзгәртү өчен гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Моны «Гражданинның шәхси кабинеты» мәгълүмат системасы аша Россия Федерациясенең Пенсия фонды сайтында һәм дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша башкарырга мөмкин. Шулай ук счет реквизитлары белән тутырылган гаризаны почта аша да җибәрергә була.
Моннан тыш, гаризаны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле сервисына яки яшәү урыны буенча Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә тапшырырга мөмкин.  30-42-42 телефоны буенча алдан язылырга кирәк. 
Сорау: Югалган СНИЛСны яңадан ничек алырга була? Айрат. 
Җавап: Хәзерге вакытта пенсия иминиятенең иминият таныклыкларын (СНИЛС) бирү урынына шәхси исәпкә алу системасында теркәлү турында хәбәрнамәләр бирү каралган.

Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән булсагыз,  иминият таныклыгының дубликатын бирү турындагы гаризаны Россия Федерациясенең Пенсия фонды сайтының шәхси кабинетында бирергә һәм мөстәкыйль рәвештә «Мөрәҗәгатьләр тарихы» бүлегендә бастырырга мөмкин.
Имзаланган гаризаны, теркәлү урыны кайда булуына карамастан, күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин.
Сорау: Балага 10000 сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган түләүне алу өчен  «Мир» картасы кирәкме? Елена.
Җавап:6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларның әтисе яки әнисе Россия Федерациясе гражданнары булса, 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү ала. Бу акчалар «МИР», VISA карталарына, кертем буенча счетка һәм башка банк счетларына күчерелә.

Фото: adm-pravo.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация