Пенсия фондының Чаллы бүлеге җитәкчесе Эдуард Фәттахов 35нче мәктәптә тавыш бирде
Яңалыклар тасмасы

Пенсия фондының Чаллы бүлеге җитәкчесе Эдуард Фәттахов 35нче мәктәптә тавыш бирде

Пенсия фондының Чаллы бүлеге җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов 35нче мәктәптә сайлауда катнашты.

«Бюллетеньга тамга куйган вакытта без үз фикеребезне белдерәбез. Нинди генә партия өчен тавыш бирүгә карамастан, сайлауларга барырга кирәк, дип саныйм. Кайберәүләр безнең өчен сайлап куйганнар инде, безнең тавыш бернинди әһәмияткә ия түгел, диләр. Мин моның белән килешмим, актив булырга кирәк, киләчәгебез өчен сайлыйбыз», - ди.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сайлаулар-2021

Нет комментариев