Шəhри Чаллы

Пенсия яшендәгеләргә индивидуаль эш графигы

65 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләр дистанцион эш режимына күчергә тиеш

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе эш бирүчеләргә 65 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрне дистанцион эш режимына күчерергә тәкъдим итә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ведомство җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

"65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен дистанцион эш режимы яки индивидуаль график буенча эш каралырга тиеш», - дип билгеләп үтте спикер.
Шул ук вакытта Любовь Авдонина Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 208 нче карары өлкән яшьтәге кешеләргә үз-үзеңне изоляцияләүгә китәргә тәкъдим итә, дип искә төшерде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: