Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пенсияңне үзең кара

"Эшлекле төшке аш" шәһәр проекты кысаларында эшмәкәрләрне кызыксындырган һәм борчыган бик күп җитди мәсьәләләр күтәрелә. Узган очрашуда Яр Чаллы шәһәре буенча РФнең пенсия фонды идарәсе башлыгы Эдуард Фәттахов белән "Уралоборонзаводский" дәүләтнеке булмаган пенсия фондының Чаллы төбәкара бүлеге җитәкчесе Гөлназ Каюмова катнашты. Анда аларның пенсия тармагындагы үзгәрешләр турында: исәпләү, түләү, тупланма...

"Эшлекле төшке аш" шәһәр проекты кысаларында эшмәкәрләрне кызыксындырган һәм борчыган бик күп җитди мәсьәләләр күтәрелә. Узган очрашуда Яр Чаллы шәһәре буенча РФнең пенсия фонды идарәсе башлыгы Эдуард Фәттахов белән "Уралоборонзаводский" дәүләтнеке булмаган пенсия фондының Чаллы төбәкара бүлеге җитәкчесе Гөлназ Каюмова катнашты.

Анда аларның пенсия тармагындагы үзгәрешләр турында: исәпләү, түләү, тупланма өлешен урнаштыру һәм башка моңа кагылышлы чыгышлары тыңланды. Ахырда эшмәкәрләрнең һәм журналистларның сорауларына җаваплар бирелде.

Э.Фәттахов шәхси кабинетка кереп, булачак үз пенсияңне үзең исәпләп, аңлап, нәрсәсе дә булса ошамаса, пенсия фонды идарәсенә килеп, ачыклык кертергә кирәклеген искәртте.

Шәхси кабинетка кергәч, барысы да күренә - булачак пенсиянең иминият кертемнәрен һәм тупланма өлешләрен оешма вакытында күчерәме, юкмы; тупланма өлеше кайсы идарә итү компаниясендә яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондында саклана һәм артып бара; хезмәт стажы, баллар исәбе, иминият һәм тупланма өлешләрендәге җыелган акчаларыгыз күләме. Шәхси кабинеттагы мәгълүматлар канәгатьләндермәсә, сез, ачыклык кертү максатында, турыдан-туры пенсия идарәсе бүлекчәләренә мөрәҗәгать итә аласыз. Һәр очрак индивидуаль рәвештә хәл ителә.

Дәвамын "Шәһри Чаллы" газетасының 27нче февраль санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев