Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Песошин заводта булды 

Чаллы автозаводында рамнар әзерләү буенча заманча производство төзелә, аңа лонжероннар әзерләүнең автомат линиясе, лонжерон һәм рам детальләрен буяу линиясе, шулай ук рам җыю конвейеры өч төп линия керә

Песошин заводта булды 

Кичә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «КАМАЗ» йөк автомобильләре өчен рам әзерләү линиясен монтажлау барышы белән танышты. Татарстан  Хөкүмәте җитәкчесенә предприятиегә яңа җиһазларның нинди нәтиҗә бирәчәге турында сөйләделәр. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Чаллы автозаводында рамнар әзерләү буенча заманча производство төзелә, аңа лонжероннар әзерләүнең автомат линиясе, лонжерон һәм рам детальләрен буяу линиясе, шулай ук рам җыю конвейеры өч төп линия керә», диелгән хәбәрдә.

Заманча җиһазлар рамнар сыйфатын сизелерлек яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

КАМАЗ автозаводында 2017 елдан бирле пресслау-рам заводын модернизацияләү проекты алып барыла, эшләрне 2021 елда тәмамларга планлаштыралар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев