Полиция хезмәткәрләре юлда бала тапкан хатынга булышканнар
Яңалыклар тасмасы

Полиция хезмәткәрләре юлда бала тапкан хатынга булышканнар

Казан-Малмыж трассасында ДАИ инспекторлары яңа туган сабыйны кабул итеп алганнар.

Инспекторлар янына автомобиль килеп туктый. Аннан бер ир-ат чыгып салонда бәби табарга җыенучы туганының кызы булуын белдерә. Испекторлар югалып калмыйлар, бала машина салонында туа, әни кешегә бөтен ярдәмне күрсәтәләр һәм бала тудыру йортына илтеп куялар.

Геройларның исемнәрен халык белергә тиеш, болар: өлкән лейтенант Айдар Нигъмәтҗанов, өлкән лейтенант Роман Әсхәдуллин, полиция лейтенанты Андрей Габишев.

Әни һәм бала үзләрен яхшы хис итә.

ТР ЭЭМ фотосы

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


даи кагыйдә юл транспорт билге гаи

Нет комментариев