Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пособиеләр түләү тәртибе үзгәрә

Үзгәрешләр 17 яшькә кадәрге балаларга һәм авырлы хатын-кызларга бирелә торган пособиеләргә кагыла.

Русия хөкүмәте 17 яшькә кадәрге балаларга һәм авырлы хатын-кызларга пособиеләр билгеләү турындагы нигезләмәгә төзәтмәләр кертте. Аерым алганда, түләүләр билгеләнгәндә исәпкә алынмаган гаилә керемнәре исемлеге киңәйтелде. Шулай ук үзмәшгульләр буларак исәпкә алынган ата-аналарның пособие алгандагы хезмәт хакын исәпләү кагыйдәләре төгәлләштерелде.

Декабрьдән башлап пособие билгеләгәндә, опекага алына торган балаларга ачылган номиналь счетлар буенча процентлар исәпкә алынмый. Моннан тыш, "Ана-героиня" мактаулы исеме, "Ата-ана даны" ордены яки медале өчен алынган түләүләр дә исәпкә алынмый.

Үзмәшгульлек статусындагы ата-ана елына ике минималь эш хакы күләмендәге акча алса, аңа пособие алу хокукы бирелә. Бу кагыйдә хезмәт керемнәре булмау өчен объектив сәбәпләре булган үзмәшгульләргә һәм үзмәшгульлек өстәмә керем чыганагы гына булган кешеләргә карата кулланылмый.

Моннан тыш, пособие билгеләгәндә, шулай ук 18 яшькә кадәрге яшүсмерләрнең кайда да булса укыганда башкарган хезмәт эшчәнлегеннән алынган керемнәрне исәпләү тәртибенә үзгәрешләр кертелде. Алар киләсе елның июненнән үз көченә керәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пособие