Президент топ-менеджерны бүләкләде
Яңалыклар тасмасы

Президент топ-менеджерны бүләкләде

Россия Президенты Владимир Путин “КА-МАЗ” АҖ департаменты директоры Андрей Пивневны кешене үлемнән коткарып калган өчен медаль белән бүләкләде. Тиешле указ РФ хокукый мәгълүматының рәсми интернет-порталында басылып чыкты.

Пивнев “экстремаль шартларда кешеләрне коткарганда күрсәткән батырлык, кыюлык һәм тәвәккәллек өчен” бүләккә лаек булган. Ул 2018 елның 27 декабрендә Мәскәү метро-сында батырлык күрсәтә. Ир-ат хатын-кызның аңын югалтуын һәм рельсларга егылып төшү-ен күреп ала. Ул аның артыннан сикереп төшә һәм аны торгыза һәм үзенең аягын сындыра. Бу гамәле өчен Андрей Пивнев Мәскәү хаки-ме урынбасары Максим Ликсутовның Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән иде инде.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 

Нет комментариев