Президент вәкаләтләренең бер өлешен Дәүләт Думасына тапшыра
Яңалыклар тасмасы

Президент вәкаләтләренең бер өлешен Дәүләт Думасына тапшыра

Русия президенты Конституциягә түбәндәге төзәтмәләрне кертергә кирәк дип саный:

  • Русиядә илнең Төп кануны Халыкара хокуктан өстен булырга тиеш;
  • Русия Думасы хөкүмәт рәисе намзәтен расларга тиеш (шул ук вакытта президентның премьер-министрны отставкага җибәрү хокукы кала),
  • Думага вице-премьерлар һәм федераль министрлар намзәтләрен хуплау хокукы бирелә;
  • "Дәүләт иминлеге өчен аеруча мөһим вазифаларга" билгеләнүчеләр (министр, хөкемдар, төбәк җитәкчеләре) чит ил ватандашы булмаска, башка илләрдә яшәү хокукы алган булмаска тиеш;
  • Русия президентына намзәт Русиядә 25 елдан да ким яшәмәгән булырга, шулай ук чит ил ватандашы булмаска тиеш;
  • Федерация шурасы президентка федераль хөкемдарларны вазифаларыннан җибәрергә тәкъдим итә алачак;
  • Кайбер очракларда Федерация шурасы президент кушуы белән Конституция һәм Югары мәхкәмә хөкемдарларын эшеннән читләштерү хокукы алачак;
  • Куәт оешмалары җитәкчеләре Федерация шурасы белән килештергәннән соң президент тарафыннан билгеләп куелачак.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


100-летие ТАССР

Нет комментариев