Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Президент яңа «КАМАЗ» машинасын сынады

Чаллыга ике көн рәттән эшлекле визит белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Якшәмбе көнне республика башлыгы «КАМАЗ-мастер» командасы спортчылары һәм җитәкчелеге белән очрашты. Рөстәм Нургалиевич К5 кабинасы базасында яңа буын спорт йөк машиналары белән танышты һәм шәхсән яңа «КАМАЗ» автомобилен сынап карады.

Очрашу, гадәттәгечә, Чаллының Тарловка спорт полигонында узды. Чара «КАМАЗ-мастер» командасын «Дакар-2022»халыкара раллида катнашуда әзерләүгә багышланган иде.
Рөстәм Миңнехановка автомобиль дизайнын һәм башка эшләнмәләрен ясау, шул исәптән машинаның хәрәкәт итү үзлеге турында сөйләделәр. Президент ассызыклаганча, К5 моделе базарда зур әһәмияткә ия, чөнки бу дөнья дәрәҗәсендәге заманча модель.
«Бу  бөтенләй башка автомобиль. Кабинадан күренеш, күп кенә техник карарлар да — болар барысы да «КамАЗ» ның спорт автомобильләре ясауда яңа адымы икәнен сөйли», — диде республика җитәкчесе.
Ул билгеләп үткәнчә, ел саен җитди үзгәрешләр күренә, бу бөтен команданың зур эше. «Яңа автомобильдәге үзгәрешләр көндәшлеккә сәләтле. Кирәкле бар нәрсә дә эшләнгән», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Президентны «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм башкалар озата йөрде.
Сергей Когогин ассызыклаганча, «чираттагы «Дакар» К5 сериясе кабинасы базасында яңа спорт автомобиле өчен премьера булырга тиеш. «Безнең өчен бу мөһим, узган ел без тәҗрибә-сәнәгать партиясен базарга чыгардык, яхшы фикерләр алдык. Әлеге продукт белән ил чигеннән дә чыгарга телибез. Ә «Дакар» дан да иң яхшы реклама мәйданчыгы кайда?», - дип нәтиҗә ясады КАМАЗ генераль директоры. 
Дүшәмбе көнне Президент Чаллының «Мастер»  Кама индустриаль паркына килде. Биредә ул «СтиС-Чаллы» предприятиесендә стеклопакетлар  җитештерүне карады. Завод 3500 квадрат метрдан артык территориядә урнашкан һәм сәнәгатьнең барлык тармаклары өчен сыйфатлы продукция җитештерергә мөмкинлек бирә торган иң яңа заманча җайланмалар белән җиһазландырылган җитештерү линиясен үз эченә ала.
Рөстәм Миңнеханов предприятиенең эш үзенчәлекләре һәм чыгарыла торган стеклопакетлар ассортименты белән танышты. Компания вәкилләре хәбәр иткәнчә, җитештерү эшендә инновацион технологияләр кертелә, шулай ук сыйфатны контрольдә тоту өчен үз лабораториясе дә бар. Эштә илебез җитештерүчеләренең тикшерелгән чималы гына кулланыла.
Көн саен завод 3 мең берәмлеккә кадәр стеклопакет төяп җибәрә. Продукция Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Казан, Зеденодольск, Чебоксар, Йошкар-Ола һәм Уфага озатыла.
Завод белән танышканнан соң Рөстәм Миңнеханов Чаллы предприятиеләре товарлары күргәзмәсе белән танышты. Экспозициядә пенополистероль блоклары, труба гидравлик тоташтырмалары, мобиль җылыту системалары, төрле автокомпонентлар, көнкүреш техникасы, текстиль продукциясе, шулай ук чылбырлы кар чанасы тәкъдим ителде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшлекле сәфәр