2024-2025 елларда Орловка бистәсе кырында беренче мәктәп сафка басарга мөмкин.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев сүзләренә караганда, әлегә мондый ихтыяҗ юк. «Балалар саны арта икән – әлбәттә, мәктәп төзүне тизләтергә кирәк булачак. Билгеле, барысы да финансларга бәйле. Без исә барлык программаларда катнашачакбыз», – дип белдерде мэр.
Әйтергә кирәк, Орловка бистәсе кырында ике мәктәп һәм өч балалар бакчасы төзү планлаштырыла.
Гөлия Ибатуллина
Фото: chelny.etagi.com
Нет комментариев