Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Прививка өчен 200 мең сум акча отканнар

70тән артык җиңүче «Чаллы су каналы» предприятисендә хезмәт куя.

«Чаллы су каналы» предприятисе үзенең хезмәткәрләре арасында 219 мең сум акча уйнаткан. Акча уйнату коронавируска каршы өченче прививканы ясаткан кешеләр арасында узган. 

Барлыгы 73 җиңүче билгеләнгән. Аларның һәрберсе 3 мең сум акча алачак. 
Конкурста катнашу өчен 2021 елның 1 августыннан 2022 елның 10 февраленә кадәр ревакцинация узарга кирәк булган. Барлыгы бу чарада 734 кеше катнашкан. 

«Бу беренче һәм соңгы уйнату түгел! Әлеге чараларны без айга бер тапкыр үткәрергә планлаштырабыз», - диделәр предприятиедә.

Бүгенге көндә компаниядә ревакцинацияне 66 процент эшче узган.

Фото: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек