Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Прививканы вакытында ясату хәерле

Халык арасында коронавирустан вакцина ясатуга бәйле сораулар күп. Аларга Л.Ганиева исемендәге 4нче шифаханә табибы Гөлсәрия Абдуллина җавап бирде. Ул шәһәрдәшләргә мөрәҗәгать итеп: “Коронавирус беркая да китмәде. Иртәме-соңмы, һәркем вакцина кадатачак. Моны иртәрәк аңлаган кеше прививка ясатып иммунитет формалаштырачак. Коронавирус белән бөтен кеше чирләячәк. Бу – инфекция кагыйдәсе. Иң мөһиме – алдан иммунитет формалаштыру. Республикада авыр формада чирләүчеләр артты. Хәзер чир яшьләрне дә аямый”, - диде.

- Антитәнчекләре булган кешегә вакцина ясату зарурмы?
- Антитәнчекләр  вакцина ясатмаска сәбәп  була алмый.
- Прививка ясату өчен махсус әзерләнергә кирәкме? 
- Вакцина ясатырга бер көн кала спиртлы эчемлекләрдән баш тартырга, прививка ясаткан көндә мунча, бассейн һәм саунага барудан тыелырга, өшүдән, физик хезмәтләрдән, шул исәптән берничә көн дәвамында күнекмәләрдән сакланырга кирәк. Прививка ясатканнан соң кеше күп йөри торган урыннардан һәм чирле кешеләр белән аралашудан тыелып тору хәерле.
- Организм вакцинага ни рәвешле җавап бирә?
- Прививка кадатканнан соң беренче көннәрдә ОРВИ вакытындагы кебек билгеләр булуы ихтимал. Болар – баш авырту, тән температурасының 38 градуска кадәр күтәрелүе, диарея, күңел болгану, йокымсырау һәм хәлсезлек, кайбер очракта ашыйсы килмәү дә күзәтелә. Температура югары булганда стероидлы булмаган препаратлар кулланырга киңәш ителә. Бу билгеләр 7 көннән артса, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. 
 - Прививканы сайлау мөмкинлеге бармы?
 -  Вакцинаны сайлау турында киңәшне табиб кына бирергә мөмкин. Белгечләр “ЭпиВакКорона” ның “йомшаграк” булуын гына раслый ала.
 - Вакцинаны кемнәргә ясыйлар?
- COVID-19 инфекциясеннән прививканы 18 яшьтән башлап өлкәнрәк, прививка ясату вакытына кискен йогышлы авырулары булмаган кешеләргә генә ясыйлар. Шулай ук 60 яшьтән узганнарга, хроник авырулары булганнарга да вакцина кадатырга кирәк. Беренче чиратта сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль өлкәдә эшләүчеләр, дәүләт хезмәтләре, мәдәният, сәүдә  оешмалары, дәүләт хезмәткәрләре, транспорт, торак-коммуналь хуҗалык, энергетика, сәнәгать, җәмәгать туклануы, төзелеш, спорт, хокук тәртибен саклау органнары (полиция, прокуратура һәм судларны да кертеп), коммерциянеке булмаган яисә дини оешмалар, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары, волонтерлар, хәрби хезмәткәрләр, ВУЗ һәм көллият студентларына да вакцина кадатырга киңәш итәбез.
- Эссе һава шартларында прививка ясату организмга зарарлы түгелме?
- Һава торышы вакцина ясатырга киртә була алмый. Көзгә кадәр вакцина кадатырга кирәк, чөнки көзге чорда грипптан да вакцина ясатырга туры киләчәк.
- Прививка ясатканнан соң битлек киеп йөрмәсәң ярыймы?
- Вакцинадан соң да битлек киеп йөрергә, кулларны ешрак юарга һәм социаль дистанцияне сакларга кирәк. Шуны аңлагыз: бернинди вакцина да авырудан тулысынча саклый алмый. 
- Прививканың беренче дозасыннан соң, кеше коронавирус инфекциясен йоктырса, аңа икенче дозаны алырга ярыймы?
- Бу очракта вакцинаның икенче дозасын алу каралмаган. Вакцинаның беренче һәм икенче компоненты арасында кискен йогышлы һәм йогышлы булмаган авырулар табылган, хроник авыруларның кискенләшкән чагында, вакцинацияне сәламәтләнү яки ремиссиядән соң 2–4 атна узгач үткәрәләр.
- Коронавирус кичергән кешеләр дә вакцина ясатырга тиешме?
- Әгәр дә чирдән соң 6 ай вакыт узган икән, табиб белән киңәшләшеп, ясатырга кирәк.
- Коронавирусның яңа штаммнарына карата “Спутник V” ни дәрәҗәдә нәтиҗәле?
- Бөтен дөнья белгечләре даими рәвештә вирусны өйрәнә. Роспотребнадзор да вирусның үзгәрүен даими күзәтә. Шулай да вакцинаны вакытында ясату хәерле. Ул вирусның мутациясен дә туктатып тора ала.

Ләйлә Фазлиева, ТР Премьер-министры урынбасары:
- Мин коронавируска каршы вакцинаны яз көне үк ясаттым. Тискәре йогынтысы  булмады. Күреп торасыз, исән-сау эшләп йөрим. Республика халкына да,  әлеге куркыныч чиргә каршы коллектив иммуниттет булдыру өчен, прививка ясатырга киңәш итәм. 
Ләйсән Ханова, “Татэнерго” АҖ филиалы “Яр Чаллы җылылык челтәрләре”нең матбугат хезмәткәре:
- Вакцина ясатыр алдыннан озак уйландым. Бик күп киңәшләштем, укыдым, фикерләштем...Миндә дә күпләрдәге кебек иде уйлар... Минем үлчәүдә вакцина ягы “басты”. Хәерлесе булсын, вакыт күрсәтер, ничек дөрес икәнен. Тапшырдым... Тик бер нәрсәдә иманым камил: һәркем прививка ясату-ясатмау мәсьәләсен үзе хәл итәргә тиеш. Бу – безнең сәламәтлек... Безнең организм...Тыңлый һәм ишетә өйрәник аны... Алайса бик еш кына аны чит тавышлар басып китә. 

Илдар Габитов, шофер:
- Ахырга кадәр прививка ясатмый йөргән идем. Эштә: “Коллектив иммунитет булдырырга кирәк”, - дип кыстагач, ясатырга бардым. Туганым табиб булып эшли. Аның киңәше белән “Спутник-V” вакцинасын ясаттым. Аллаһка шөкер, үземне яхшы хис итәм. 

Галия Сафина, лаеклы ялдагы укытучы:
- Без гаиләбез белән вакцина ясатырга җыенабыз. Әмма башта төрле анализлар биреп, тикшеренергә кирәк дип уйлыйм. Антитәнчекләрнең барлыгын да тикшертергә кирәк. Алар җитәрлек микъдарда булса, вакцинаны кичектереп торыргадыр. Сәламәтлек – иң зур байлыгыбыз, шуңа күрә табиб белән киңәшеп, “Җиде кат үлчәп, бер кат кис”, - дигән мәкальне истә эш итәргә кирәк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек