Илшат Гафуровны 25 елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр
Хөкем карары әле чыкмады.
КФУның элеккеге ректоры Илшат Гафуровка Алабуга эшмәкәре Айлар Исрафиловны үтерү эше буенча 25 елга колониягә җибәрүне сораган дип хәбәр итте ТАСС агентлыгы. Прокурор: «Гаепләнүчене гаепле дип тануны һәм аңа 25 елга ирегеннән мәхрүм итүне һәм каты режимлы колониягә җибәрүне сорыйм», – дигән фикер алышулар вакытында.
Гафуров алдан сүз куешкан кешеләр төркеме тарафыннан заказлы үтерүне оештыруда гаепләнә. Тикшерү фикеренчә, 1999 елда Гафуров Алабуга шәһәр Советы депутаты буларак Алабуга башлыгын тәнкыйтьләгән Исрафиловны үтерергә заказ биргән. Исрафилов 1999 елда Мәскәүдә ЦСКА спорт комплексы янында атып үтерелә.
2023 елның сентябрендә Мәскәүнең Савелов суды Исрафиловны үтерүдә катнашканы өчен «29 нчы комплекс» ОПГ лидеры Адыган Саляховны 25 елга ирегеннән мәхрүм итте.
Тикшерү барышында Саляхов Гафуровка каршы күрсәтмәләр бирә, ул шулай ук ОПГ әгъзасы булган һәм үтерү инициаторы булган дип раслый. Экс-ректор эше шул ук суд тарафыннан карала. Гафуров гаебен танымый. 2025 елның 13 маенда Гафуров эше буенча срокларның узуы билгеле булды, тик суд аны җаваплылыкка тарту хокукын саклый.
Исегезгә төшерәбез, Илшат Гафуров КФУ белән 2010 елдан алып 2021 елда кулга алынга кадәр җитәкчелек итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев