Прокуратура урамда бала оныткан шәхси балалар бакчасын тикшерә
Кечкенә баланың ялгыз йөрүен видеокүзәтү камерасы төшергән
Әлмәт социаль челтәрләрендә Тельман урамындагы бер шәхси балалар бакчасындв бер баланың берүзе генә уйнап йөргән видео барлыкка килде.
Видеода балаларның урамда йөргәннән соң бинага ничек керүләре күренә. Тик менә бер малайны учреждение хезмәткәре күрми. Ул веранда артында уйнаган һәм аны оныталар.
Шактый озак вакыт кечкенә бала урамда берүзе йөргән. Ул мәйдан территориясен карап чыгарга өлгергән, җир өстенә үз шапкасын ташлаган. Шуннан соң малайны төркемдә юклыгын абайлап алалар һәм аның артыннан бер хезмәткәр чыга.
Ачулары кабарган ата-аналар Татарстан Прокуратурасына әлеге хәлне ачыклауны сорап мөрәҗәгать иткән һәм балалар бакчасында мондый "вак-төяк" хәлләрнең күп булуын хәбәр иткән.
- Бу факт буенча тикшерү үткәрелә. Видео 2 октябрьдә төшерелгән, - дип хәбәр иттеләр Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәтендә.
Чыганак Комсомольская Правда
Фото ачык чыганаклардан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев