Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Проспектны озынайтуга – 1,4 млрд сум

«Мәскәү проспектын озынайту проекты дәүләт экспертизасын узды. Төзелешкә 1,4 млрд сумнан артык акча кирәк, шуларның 450 миллионы – Чаллы елгасы аша күпер салу өчен. Шәһәрнең әлегә андый акчалары юк», – дип белдерде Наил Мәһдиев журналистларга.

Мэр ассызыклаганча, Орловка бистәсендә юл төзлешенә эләккән участоклар сатып алынган инде. Халык җирләрне тулысынча бушаткан. «Талан» төзелеш компаниясе төзи торган «Притяжение» торак комплексына кадәр юл төзү проекты да тулысынча әзер.
«Биредә, һичшиксез, яңа юл кирәк. Тик төзелеш өчен тотылачак сумма кечкенә түгел. Без әлеге проектны федераль программаларның берсе аша тормышка ашырырга планлаштырабыз», – диде шәһәр мэры.

 

Гөлия Ибатуллина
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл төзелеш