Психотерапевт Марат Юсупов: «Мобилизацияләнүче шалтыраткач, тыныч сөйләшегез»
Өлешчә мобилизация буенча повестка алучылар да, аларны озатучылар да күңел тынычлыгын югалтты. Мондый ситуациядә үзеңне ничек тотарга, күңел тынычлыгын ничек сакларга? Шушы сорау белән без танылган психотерапевт Марат Юсуповка мөрәҗәгать иттек.
– Якыннары повестка алган, аларны хәрби комиссариатка озатучы кешеләргә үзләрен ничек тотарга киңәш итәр идегез?
– Ир-егетләрнең барысы да тормыш тәҗрибәсе туплап бармый. Андыйларны курку биләп алган була. Ә озатучылар арасында елаучылар, «Безне кемгә калдырып китәсең?» кебек үзәк өзгеч сүзләр әйтүчеләр бар. Бу егетләрнең куркуын арттыра гына. Мобилизацияләнүче шалтыратканда аның белән тыныч сөйләшергә кирәк. Бездә барысы да яхшы, дияргә кирәк. Аларга хәзер теләктәшлек белдерү мөһим. Ватанны сакларга киткән ир-егетләребезгә өйдә барысы да тәртиптә икәнен, монда калучылар өчен борчылырга кирәк түгеллеген, аны көтүегезне, исән-имин кайтуында шигегез юклыкны белгертегез. Бу стрессны киметәчәк.
Хак юлда икәнлегебезгә ышаныгыз, ирләрегез, улларыгыз белән горурланыгыз. Әйе, тормыш авыр, катлаулы. Тик ул дәвам итә. Үзара ярдәмләшеп, бер-беребезне хөрмәт итеп, ситауцияне аңлап яшик. Бу һичшиксез авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итәчәк
Әңгәмәнең тулы вариантын - хәзерге ситуациядә балаларга ничек аңлатырга, өлкән яшьтәгеләргә ничек ярдәм итәргә дигән сорауларга җавапны "Шәһри Чаллы" газетасының җомга саныннан укыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев