Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пумаланы тешләренә кысып рәсемнәр ясаучы Чаллы рәссамы иҗатында дулкынландыргыч вакыйга ФОТОЛАР

Аның берсеннән-берсе матур картиналар ясаганын Татарстанда гына түгел, Россиядә дә беләләр.

Церебраль паралич белән авыручы, кул-аяклары эшләмәсә дә көчле рухлы, иҗатка гашыйк Ренат Мусин исеме Чаллы халкына яхшы таныш.

3 августта картиналар галереясендә аның беренче күргәзмәсе ачыла. «Мин бөтен кешене тормышымдагы мөһим вакыйганың шаһитлары булырга чакырам. Күңел җылымны биреп ясаган иҗат җимешләремне килеп карагыз, бәяләгез. Мин һәрберегез белән очрашып, сөйләшергә әзер», – дип сәнгать яратучы егет шатлыгы белән уртаклашты.

Ул 9 яшеннән балалар иҗат үзәгендәге Балалар шәфкатьлелек Ордены оешмасына йөреп, табигый материалдан кул эшләнмәләре ясарга өйрәнде.  Аннары педагоглар белән бергә рәсем ясарга кереште. Башта акварель, коры буялар, гуаш белән рәсемнәр ясады. Аннары майлы буяуларга күчте. «Чөнки майлы буяулар белән ясаган картиналар табигый һәм матур килеп чыга», – ди ул.  

Ренат Мусинның коллекциясендә 100дән артык картина бар. Ул аларны пумаланы тешләренә кысып иҗат иткән. Аның берсеннән-берсе матур картиналар ясаганын Татарстанда гына түгел, Россиядә дә беләләр. Ренат 2010 елда  Мәскәүдә узган «Филантроп» халыкара премиясендә катнашты. Аңа әлеге мәртәбәле премияне танылган шәхесләр –  Юрий Соломин, Иосиф Кобзон һәм Людмила Юрмина тапшырды.

Ренат – акыллы, зирәк егет, шашка турнирларында катнашып призлы урыннар яулады.

Картиналарын күпләр ярата. Аның картиналарын Республика балалар хастаханәсе, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм башка җитәкчеләр һәм сәясәтчеләр сатып алган.

Талантлы егет картиналарын сатып алып, үзенә ярдәм итүчеләргә рәхмәтле. Аның матур картиналары күп, теләгән кешеләргә заказ буенча да ясап бирә.

Фотолар шәхси архивтан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев