Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Путин коронавируска каршы көрәшнең тәмамланмавын әйтте

Президент әйтүенчә, барлык саклык чараларын күрүне дәвам итәргә кирәк.

Россия Президенты Владимир Путин коронавируска каршы көрәшне тәмамланмаган дип санарга һәм саклык чараларын үтәүне дәвам итәргә чакырган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Ул Кырым һәм Севастопольнең җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашуда катнашучылар арасыннан берсенең тәкъдименә шул рәвешле җавап биргән. Үтенечтә, аерым алганда, коронавирус пандемиясенә бәйле хәлләр яхшыру сәбәпле, “Роспотребнадзор”га, балаларның үзләре яши торган төбәктән читтә – Кырымда яки башка көньяк төбәкләрдәге лагерьларда ял итүенә карата чикләүләрне алырга кушу турында сүз барган.

“Чикләүләрне алуга килгәндә, бездәге вазгыять дөньяның күп кенә илләрендәге, шул исәптән Европадагыга караганда яхшырак, әлбәттә. Бездә вакцинация үткәрелеп килә. Шуннан чыгып, без җәйге яллар буенча планнар корачакбыз, эчке туризмны үстерәчәкбез”, – дип җавап биргән Путин. Шул ук вакытта Президент Россия хакимиятләренең санитар табиблар таләпләренә таянып кына эш итәчәкләрен басым ясап әйткән.

“Барысы да тәмам, дип санарга ярамый. Илләр үзара тыгыз бәйләнештә яши, чикләр ябык дип саналса да, кешеләр хәрәкәт итүдән тукталмый һәм тукталырга да тиеш түгел. Шуңа күрә без белгечләр таләпләреннән чыгып кына эш итәргә тиешбез”, – дип өстәгән дәүләт башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев