Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Путин Татарстан сәясәтчеләрен орден белән бүләкләде.

Балтач районыннан Мөхәрләмовлар гаиләсе "Ата-ана Даны" ордены белән бүләкләнде

Россия Президенты Владимир Путин үзенең указы белән Татарстанның биш вәкилен РФ Дәүләт бүләкләре белән бүләкләде. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.

Шулай итеп, Александр Невский ордены белән Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры вазыйфаларын башкаручы Рафис Борһанов WorldSkills-2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын әзерләүгә һәм үткәрүгә керткән зур өлеше өчен бүләкләнде.

Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм республика мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен " ордены медален алдылар

Шулай ук Путин Балтач районыннан Хәбир һәм Алсу Мөхәрләмовларны «Ата-Ана Даны» ордены белән бүләкләү турындагы Указны имзалады. Ирле-хатынлы 15 бала тәрбияләп үстергәннәр.

Чыганак: Казанферст

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев