Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар: "Төркиядә ял иткәндә, көн дә күңелсез-лекләргә очрап тордык"

Күптән түгел җырлы гаилә Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар Төркиядә ял итеп кайтты. Әмма ял вакытында күңелсез хәл-ләр дә булган

Күптән түгел җырлы гаилә Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар Төркиядә ял итеп кайтты. Әмма ял вакытында күңелсез хәл-ләр дә булган.

“Беренче көнне диңгез буенда аягым-ны йөри алмаслык итеп авырттырдым. Икенче көнне әллә төрле ризык ашап ия-ләнмәгәнгә, әллә акклиматизация булган-га, ашказаны авыртты. Аннан соң көтмә-гәндә, аллергия башланды. Өстәвенә улы-быз артыннан чабып, кулымны авырттыр-дым. Ләкин бу күңелсез хәлләр тиз оны-тылды. Аллага шөкер, рәхәтләнеп ял итеп, көч туплап кайттык”, – ди Рамилә.

“Без – алдан юллама ала торган кеше-ләр түгел. Килеп терәлгәч кенә алабыз, шулай ияләшкән инде. Ике көн алдан юл-лама алып, Төркиягә очтык. Иң җылы ва-кытның иң соңгы көннәренә эләктек. Диң-гез дә искиткеч җылы. Туристлар да күп түгел иде. Без киткән көнне яңгырлар башланды, суытты”, – ди Рамил.

Хәзерге вакытта яңа җырлар өстендә эшләүче Хәйретдиновлар гаиләсе панде-миянең бетүен түземсезлек белән көтә. “Шуңа күрә җиң сызганып эшләгәнебез юк”, – ди Рамил Хәйретдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев