Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Район-шәһәрләргә Татарстан Республикасының иң югары дәүләт бүләге тапшырыла алачак

«Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген ТР Дәүләт Советында кабул ителгән закон проекты нигезендә, аерым кешеләр генә түгел, мунициаль берәмлекләр дә республикасының иң югары дәүләт бүләге — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләнә алачак. Бу хакта закон проекты бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының җиденче утырышында кабул ителде.

Депутат Римма Ратникова 2004 елда Татарстан Республикасының иң югары дәүләт бүләге — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены гамәлгә куелганын искәртте. «Элек бу орден белән иң зур хезмәт казанышлары өчен гражданнар гына бүләкләнгән иде. Мондый мөмкинлек Россия Федерациясе гражданнарына, чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган затларга бирелде», — диде.

2016 елда орден белән икътисадны, мәдәниятне, фәнне, мәгарифне, сәламәтлек саклауны, сәнгатьне, спортны үстерүдә, илнең оборона сәләтен һәм хокук саклауны ныгытуда зур казанышлары булган оешмаларны һәм аның бүлекчәләрен бүләкләү мөмкинлеге кертелгәнен билгеләп узды.

«Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенә өлешне аерым гражданнар һәм оешмалар гына кертми. Муниципаль берәмлек территориясендә яшәүче һәм эшләүчеләр уртак хезмәтләре белән шулай ук зур уңышларга ирешәләр. Территориядә яшәүчеләрне берләштерү, максатлар кую, югары нәтиҗәләргә ирешү буенча максатчан эш алып баруны җирле үзидарә органнары да тәэмин итә», — диде Римма Ратникова.

Аның сүзләренчә, закон проекты белән Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләү мөмкинлеге карала. Закон проектын әзерләүчеләр фикеренчә, муниципаль берәмлекләрне бу орден белән бүләкләү аларның казанышлары дәүләт дәрәҗәсендә генә танылып калмыйча, аларга алдагы нәтиҗәле хезмәте өчен көчле стимул булып торачак.

Закон проекты Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында каралды һәм хупланды. Римма Ратникова документны беренче һәм өченче укылышта кабул итүне сорады. Депутатлар хуплады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 100-летие ТАССР